«Бу — Тукай стиле, татар халкының атрибутикасы». Президент Тукай стилен яңарта
Татарстан Республикасы Президенты галстукка карый күтәртмә якалы костюмны кулайрак күрүен әйтте. «Татар-информ» татар дөньясындагы «иске яңа моданың» тарихын искә төшерә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына багышланган концертта һәм «Татар җыры» фестивалендә күтәртмә якалы, галстуксыз костюм кигән иде. Әлеге образы белән президентыбыз XX йөз башы татарларын хәтерләтте. Татарстан Республикасы Президент Аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров та озынрак күтәртмә якалы костюмнан иде.
«Без үзебезнең милләтебезне, гореф-гадәтләребезне, ризыкларыбызны, динебезне сакларга тиеш. Ашаудан, диннән, җыр-биюдән башка безнең милли киемнәребез дә бар. Нигә аны артистлар гына кияргә тиеш. Ул үзебезнең гадәти киемебез булган», — диде ТР Президенты бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Милли стильле кием милли рухны күтәрергә булыша аламы?
Россия рәссамнар союзы әгъзасы Луиза Фәсхетдинова моны яхшы күренеш дип бәяли. «Иске әйбер кияргә кирәкми. Искене кабатлау ук булырга тиеш түгел, кием, заман таләпләренә туры килеп, яңа форматта туарга тиеш. Милли бизәкләр кулланылган очракта, чын, дөрес орнамент төшерелгән булуы мөһим. Шуның белән без татар икәнебезне белдерә алабыз», — ди ул.
Тар күтәртмә якалы костюмнарны җырчылар чыгыш ясаганда кия. Шулай ук мондый костюмны никах вакытында да кияләр.
Әлеге кием үзенең якасы белән камзулга охшаш. Кайбер интернет чыганакларында «тар утыртма якалы, өч-биш билле» дип аңлатма бирелгән.
Баштарак камзулны ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. Аның озынлыгы тезгә җитәр-җитмәс була. Хатын-кызларныкы яктырак төсле булуы белән аерылган. XX гасыр башында яңа кием стиленә күчү башлана һәм камзул Европа киеме булган жилетка охшый башлый, озынлыгы кыскара.
Луиза Фәсхетдинова сәясәтчлеәрнең XX гасыр башы модасын кабатлауларын хуплый. Атказанган сәнгать эшлеклесе: «Әле президентка охшатып киенүләр булачак. Чөнки элита һәрвакыт эзләнүдә. Мода буенча киенергә тырыша. Президентыбызныкы шикелле яшел, чигүле түбәтәйләрне сораучылар инде күп булды. Нәкъ аныкы кебекне кияселәре килә», — ди.
«Милли кием традицияләрне сакларга булыша».
«Республика лидерларында мондый киемне күрү традицион костюмны саклауда уңай күренеш буларак кабул итәргә кирәк, — ди Татарстан Милли музее директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Светлана Измайлова. — Хатын-кызлар киеме яхшы өйрәнелгән, ә менә ирләр киеме турында алай дип әйтеп булмый. XVIII гасырда ул тезгә кадәр җитә торган, күтәртмә якалы казакиннар булган. XIX йөз ахырында, XX йөз башларында Европа модасына иярү күзәтелә. Бу күтәртмә якалы костюмны татар халкының киеме генә дип атап булмый», — ди ул.
Белгеч фикеренчә, милли костюм мәгънәсен торгызуга игътибар итәргә кирәк. Ул берләштерә, милли традицияләрне, мирасны сакларга булыша, башка милләт халыклары арасында татарларны күрсәтеп торачак. Шул ук вакытта төрле элементларны урынлы, белеп, бик сак кулланырга кирәк.
«Милли костюм халык мәдәниятының бер элементы булып тора», — ди Светлана Измайлова.
Руслан Габов: «Бу — Тукай стиле».
Татарстан Республикасының атказанган эшлеклесе, модельер-конструктор Руслан Габов Азия халкының күпчелегендә мондый күтәртмә яка милли киемнең бер билгесе буларак тора, ди.
«Бу — Тукай стиле, модерн, татар халкының атрибутикасы. Безнең интеллигенция вәкилләре элек шундый френч кигән. Аңа кадәр казакин дип аталган кием булган, ул да күтәртмә якалы ирләр киеме.
Бу — безнең классикабыз, консерватизм. Без аны, һичшиксез, нигез итеп алырга тиешбез. Башка халыклар үзләренең милли киемнәрен кияләр бит. Президентыбыз кия икән, мин бик шат. Без моңа омтылырга һәм үзебезнең милли киемнәребез белән горурланырга тиешбез. Безнең бөтен бөек кешеләребез шундый костюмнан йөргән. Нигезе белән ул чапанга барып тоташа. Озынлыгы кыскару — заман таләпләре, мода һәм җайлырак булуы белән генә бәйле. Асылы барыбер үзгәрми. Президентыбызга афәрин», — ди белгеч.
«Габдулла Тукай чорындагы шәхесләрне хәтерләтте»
Татар энциклопедиясе институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев:
«Милли рухыбызны күтәрүдә төрле ысул-чаралар кулланып була. Бөтен нәрсә комплекста булырга тиеш. Менә шушындый тышкы формалар гомум процессның бер өлеше булып тора. Җитәкчеләр үзләре шундый матур милли киемнәр киеп чыгалар икән, мин бик хуплыйм моны».
«Теория» креатив-агентлыгы җитәкчесе Илдар Әюпов:
«Мин мондый күтәртмә якалы костюм киюне матур, нормаль әйбер итеп кабул итәм. Ул күзгә дә артык ташланмый. Хатын-кыз киемнәре кайчак артык ясалма була, ә ир-ат киемнәре, миңа калса, бик урынлы».
Блогер Динара Зиннәтова:
«Бер күрүдә игътибарны җәлеп итә, бик килешле костюмнар. Миңа Габдулла Тукай чорындагы шәхесләрне хәтерләтте. Президент кебек шәхесләрнең мондый кием киүе бик зәвыклы, матур күренеш. Президент кигәч, башкалар да андый костюмнарга игътибар итә башлар. Тарихыбыз, гореф-гадәтләребезне искә төшерергә ярдәм итәр», — ди ул.