Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу туй йөрәктә әле күп еллар урын алып торыр – мөмкинлекләре чикләнгән балалар туе»

news_top_970_100
«Бу туй йөрәктә әле күп еллар урын алып торыр – мөмкинлекләре чикләнгән балалар туе»

Мәҗлесләр алып баручы Гөлназ Гайсина гадәти булмаган, бик тә ихлас туй алып баруы турында яза. Ул сәламәтлекләре ягыннан икесенең дә мөмкинлекләре чикле булган парның туй көнен алып барган. Аның сүзләренчә, бик күп туйларны күргән алып баручы чын мәхәббәт күреп кайткан.

«Яркәйдә Айнур белән Рәзинәнең туен алып бардым. Бу туй йөрәктә әле күп еллар урын алып торыр – мөмкинлекләре чикләнгән балалар туе.

Ашыга-ашыга әйтәм: алар – күпләрдә бүген югалган матур сыйфатларга бай булган балалар. Ихлас, чиста, ясалма түгел. Алар, сайланып, байлык, ясалма матурлыкка кызыгып өйләнешкән парлар түгел. Алар – бер-берсенә таянып, ярдәм итешеп, тыңлап, аңлап яшәргә дип өйләнешкән гашыйклар.

Алар – зур йөрәкле, гөнаһсыз пар! Аларда бер-берсенә булган мәхәббәт, ярату, ышаныч чикле түгел. Чиксез ярату һәм өмет күзләрендә чагыла. Гадәти, гөрләп-җырлап бара торган күркәм бәйрәм булды…

Рәзинә барысын да әзерләгән: шигырь дә язган, фильм да әзерләгән. Җырлый да… Матур итеп эчке кичерешләрен әйтеп бирә.

Айнурның эше бераз артты, бераз кимеде. Әзерне ашаячак, ә ике кеше өчен яшиячәк һәм эшлиячәк. Ул аңа бик шат! Ике як әти-әниләргә балалар мең рәхмәтлеләр.

Мин дә аларга сокландым һәм иң изге теләкләрдә калдым.

Айнур белән Рәзинәгә тигез, җылы тормыш телим!» – дип язып, туйдан матур фотолар һәм видеолар белән уртаклашкан Гөлназ Гайсина.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 3 октябрь 2023
    Исемсез
    Бэхетлэре гемерле, гемерлэре бэхетле булсын ильяхи Аминь!!!
  • 1 октябрь 2023
    Исемсез
    Бэхетле булсыннар балакайлар🙏 😍
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100