«Бу сынауны тиеш әйбер кебек кабул иттек»: Теләче районыннан дүрт ана тарихы
Теләче районы үзәк китапханәсендә Әниләр көне, Укытучылар һәм остазлар елына багышланган «Әни минем өчен – илаһи зат. Укытучым – тылсым иясе» дип исемләнгән кичә булды. «Интертат» олы йөрәкле Укытучы һәм бер үк вакытта мәрхәмәтле, шәфкатьле Әни исемен йөрткән 4 хатын-кыз язмышы белән таныштыра.
Кичәне оештырган Теләче җирле китапханәләр директоры Ризидә Дәүлиева бирегә үзенчәлекле язмышлы, балаларына да тиешле, дөрес тәрбия биргән ханымнарны җыйган иде. Кичәдә ханымнар турында бик күп җылы сүзләр әйтелде, истәлекләр, хатирәләр сөйләнелде. Теләче мәктәбе укучылары, район авыллары китапханәчеләре белән бергә бу язмышларны бер сулышта тетрәнеп тыңлап утырдык.
– Аларның башка хатын-кызлардан аермалы яклары бар: алар укытучы дигән һөнәрне сайлаган, барысы да Әни дигән зур исемгә лаек булган, – дип башлады сүзен Ризидә апа. – Без шундый заманда яшибез: каядыр ашыгабыз, кемнәрнеңдер, ниндидер проблемалары бар... Безне хәзер берни дә аптыратмый. «Ярар, булган, аның үз проблемасы. Минем гаиләм, балаларым әйбәт булсын», «Мин генә «5»легә укыйм, мине генә яратсыннар», «Ярар, авыр хәлдә икән, аңа кемдер булышыр әле, үземнең дә эшләрем муеннан ашкан», – диючеләр күбрәк хәзерге заманда.
Без хәзер битараф. Безне бернәрсә дә уйландырмый. Ә менә әлеге ханымнарның тормышлары җитеш. Алар тулы гаиләдә, балалары да уңышларга ирешкән, әмма алар битараф түгелләр. Кемгәдер авырлык туган да, ярдәм кирәк икән, алар үз халәтләреннән чыгып, «ничек булыша алам икән» дип, шул турыда уйлый. Үзләренең яшәү рәвеше, тормыш итүләре белән башкаларга игелек кылырга ашкынучы, үз мисалларында башкаларга матур итеп яшәргә өндәүче ханымнар алар. Кичәдә аларны тулырак итеп ачарбыз, аларның тормышларыннан нәрсә дә булса үзебезгә өлге итеп алырбыз һәм уйланып та куярбыз.
«Гаиләдә хатын-кыз бәхетле булса, балаларының да бәхете була», – дигән гыйбарә бар. Әниләребез бәхетле булсын өчен без нәрсә эшлибез? Шушы язмада, бәлки, шушы сорауларга җавап табарбыз, – диде ул кереш сүзендә.
1998 елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак үткәрелә. Һәр авылда, районда, республикабызда, илебездә әлеге бәйрәм хөрмәт белән билгеләп үтелә.
Алып баручылар Илсаф Тимербаев, Раилә Фәсхиева статистикага игътибар итте:
– Уртача алганда, әниләр авыру балалары янында 3000нән артык йокысыз төн үткәрә, әниләр, пешекче һөнәренә ия булмасалар да, үз гомерендә 500 төрле ризык әзерлиләр икән. Әниләр тау хәтле кер юалар. Алар гомер буе юган керләрен өеп барсаң, Эльбрус тавы биеклеге булыр иде, әниләр үтүкләгән сөлгеләрне җыйсаң, Җир шарын уратып алырга җитәр иде. Әниләр, балалары өчен борчылып, күпме күз яшьләре түгә! – диде алар.
Әйе шул, әни булу – зур җаваплылык, сабырлык, тырышлык сорый икән. Кичәдә без Люзия Якупова, Гөләндәм Абдуллина, Талия Зиннәтуллина һәм Фидая Маннанова белән таныштык.
Люзия һәм Айдар Якуповлар: «Больницадан реабилитациягә, реабилитациядән больницага йөрдек»
Люзия апа Якупова улы Айрат, ире Айдар Якупов белән килгән иде. Люзия һәм Айдар Якуповлар менә инде 20 ел сәламәтлеге чикле булган газиз уллары – Айратны тәрбияли. Аллаһы Тәгаләнең бу сынавын алар ничек бар, шулай кабул иткән. Әлбәттә, күз яшьләрсез, сызлануларсыз булмыйча калмагандыр…
Люзия апа Саба районы Иләбәр авылында туып үскән, Казан педагогия көллиятен тәмамлаган. 1996 елда Айдар Якуповка кияүгә чыккан. 1998 елда Теләче районына өстәмә белем бирү укытучысы булып эшкә кайткан. 2000 елда Теләче урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучы булып күчкән һәм 2003 елга кадәр мәктәптә эшләгән.
2003 елның 20 апрелендә уллары Айрат туа.
– Люзия апа, улыгыз бүгенге көндә утырып кына торамы яки аякларына да баса аламы?
– Айрат – җитлекми туган бала, 8нче айда туды ул. Айратка 1,5 яшь булганда, ДЦП дигән диагноз куйдылар. Менә шуннан соң больница, реабилитация (тернәкләндерү) үзәгенә йөри башладык. Гомер бер дә сизелмичә үтеп киткән... Шулай итеп, быел Айратка 20 яшь тулды, Аллага шөкер. Бүгенге көндә ул аркасын, башын тота, ашый, сөйләшә ала. Тотып барсаң, әкрен генә атлап та бара ала. Өйдә генә әкренләп хәрәкәтләнәбез инде, аның махсус таягы бар. Ул егылып китмәсен дип, янында торам. Берәр кая бара калсак, инвалид коляскасында утырып йөри.
Айрат мәктәпкә укырга керер алдыннан, мин карап торучы булып теркәлеп, Айратны 1,5 ел балалар бакчасына йөрттек. Башлангыч сыйныфны өйдә укыдык. 6нчы сыйныфтан мәктәпкә йөри башладык. Бу – Айратның үзенең теләге иде. Өйгә килгән укытучыларны гына күрә иде ул, мәктәпкә баргач, яшьтәшләре белән танышты, алар белән аралашты.
Больницадан – реабилитациягә, реабилитациядән больницага йөрдек. Анда булганда вакытны ничек үткәрәсең инде? Китаплар укып. Элек телефон да юк иде әле. Айратка төрле әкиятләр, шигырьләр укый идем. Ул миңа, ни өчендер, күбрәк шигырьләр укырга куша иде. Бер шигырьне берничә тапкыр укыганнан соң, инде ул аны яттан үзе дә сөйләп бирә! Шигырьләрне бик тиз исендә калдыра.
Бер елны Кукмара районында шагыйрь Рәниф Шәриповның шигырьләрен сөйләү буенча бәйге оештырдылар. Шунда яшьтәшләре арасында икенче урын алды. Менә шуннан Айратның күңеле үсеп китте: «Нинди конкурс бар, кая барабыз, нинди шигырь ятлыйбыз?» – дип сорап тора. Мәктәптә укыган дәвердә бер шигырь бәйгесен дә калдырмады, барсында да катнашты. Берара кул эшләре – сәйләннән төрле әйберләр ясау белән мавыкты. Нинди генә чәчәкләр ясамады Айрат! Ярты Теләчегә бүләк иткәнбездер инде (елмая).
9нчы сыйныфны тәмамлагач, Айрат театр артисты булырга теләве турында әйтте.
– Тернәкләндерү үзәкләренә әле дә йөреп торасызмы, файда бирәме ул?
– Соңгы тапкыр 2019 елда барган идек. Элек, Президент программасы белән, балаларны Төркиягә тернәкләндерү үзәгенә җибәрә иделәр. Төркиягә барып кайтканнан соң, яхшы якка үзгәреш булды.
Айратка 18 яшь тулгач, балалар реабилитация үзәкләренә алмый башладылар. Ә өлкәннәр өчен ДЦП диагнозы булган профильле тернәкләндерү үзәкләре Татарстанда юк диярлек. Булган очракта да ул көндез генә эшли: барасың да кайтасың. Тору каралмаган. 7нче хастаханәдә ачылды, дип беләм, әле безнең анда эләгә алганыбыз юк.
2 елга 1 тапкыр санаторийга путевка бирәләр, шунда гына баргалыйбыз. Шундый диагноз куелган икән, тернәкләндерү үзәкләренә барып кына, тулысынча сәламәт кеше булып чыга алмыйсың. Монысы аңлашыла. Артка китеш булмасын өчен «поддержка» булырга тиеш. Шуның өчен тырышабыз. Җай чыкканда түләүле процедуралар алабыз. Районда лфк кабинетын ачтыра алдык. Атнага 3 тапкыр шунда йөрибез, һәр баланың инструкторы бар, алар белән шөгыльләнәләр.
– Дәүләттән санаторий гына каралганмы?
– Елына 1 тапкыр тернәкләндерү үзәгенә эләгә алсак – ул безгә зур куаныч. Реабилитациягә эләгү бик авыр. Санаторийдагы дәвалану ял итәргә баручылар өчен килешә, ә ДЦП диагнозы булганнар өчен туры килеп бетми. Мәсәлән, массаж 25 минут бара. ДЦП диагнозлы кешеләргә бу вакыт җитеп бетми, аларның тәне җылынырга өлгерми. Санаторийда аерым массаж каралмаган.
«Бу сынауны тиеш әйбер кебек кабул иттек»
– Тормыш иптәшегез белән Айратка гел күз-колак булып, аны карап торасыз. Ничек җайлаштыгыз?
– 2003 елда Айратны тапканнан соң, эшкә чыкмадым дисәң дә була, чөнки аны калдырырга кеше юк иде. 1 ел тирәсе эшләп алдым, ул вакытта баланы иремнең әнисенә, йә минем әнигә калдырып тора идек. Ике юлда йөреп булмас дип, мин эштән китәргә карар кылдым. Шул вакыттан бирле Айрат белән өйдә. Ирем эшли.
Баланың нинди авыруы булына карап, кирәкле техниканы сайлыйсың. Вертикализатор дигән тренажер тәкъдим иттеләр. Ягъни кешене вертикаль рәвештә бастырып тоту. Айратны стенага терәтеп бастырып куйсаң, ул болай да басып тора. Безнең өчен аякларны хәрәкәтләндерә торган тренажер кирәк иде. Тернәкләндерү үзәкләрендә ул бар, ләкин өйгә андый тренажерны бирмиләр. Без аны үзебез сатып алдык. Велотренажерлар – барысы да өйдә бар. Алар белән үзебез өйдә шөгыльләнәбез. Безгә кирәкле тренажерларның барысын да үзебез сатып алдык.
– Кайбер кешеләр сынауны кабул итә алмый, төрле эмоциональ халәт кичерә. Сез ситуацияне баштан ук аңлап кабул иттегезме?
– 8нче айда бала үрмәли башларга тиеш. Ә ул бары тик бер яктан икенче якка әйләнеп кенә ята иде. 1 яшь тулды. «Нишләп үрмәләми, тәпи китми?» дигән шикләр тугач, табибка бардык.
Табиб Айратның диагнозын әйтте һәм авыру турында аңлатты. «Ярар», – дип, аңлаган кебек, кабинеттан чыгып киттек. Өйгә кайткач, китаплардан да укып карадым. Укып яки кемдер сөйләп кенә башка барып җитмәде. Ничек тиеш – шулай тиеш кабул иттек.
Неврологларга, башка табибларга да йөрмәдек түгел. Бәлки, соңрак тәпи китәр, дип аңлата иделәр. Тарихта 3, 5 яшьтә дә тәпи китүчеләр булган, без дә шуңа өметләндек. Бәлки – быел, бәлки, киләсе елны тәпи китәр, дия-дия, инде Айратка 20 яшь булды. Әле үзебезчә һаман өмет итәбез! Үзен-үзе йөртә алыр, үзен-үзе карый алырлык дәрәҗәгә җитәр, дигән өметебез бик зур.
Хастаханәләрдә йөри башлагач, төрле баланы күрергә туры килде. Чөнки бөтенләй аңсыз, тора алмый, тотып та ашый алмый торган балалар бар... «Безнеке Аллага шөкер», – дип, үзебезне тынычландырып куябыз.
Ирем: «Нишләп алай, нишләп болай?» – дигән сораулар бирмәде. «Димәк, без бу сынауны үтәргә тиеш», – дидек. Тиеш әйбер кебек кабул иттек.
Аннан соң Кәрим Тинчурин театрында оешкан «Могҗиза» театрына йөри башладык. Быел инде дүртенче сезон йөрибез. Айрат шикелле балалар анда. Бергәләп спектакльләр куялар.
«Айрат көчле рухлы булганга күрә уңышлары да күп»
– Айратның «Могҗиза» театрына йөри башлавы аңа ничек тәэсир итте?
– Баланың теләге бар икән, бар да була, дигән сүз. Мин шундый фикергә килдем. Театрга йөри башлагач, аның күңеле үсте, дөньяга карашы үзгәрде. «Алар да минем шикелле малайлар. Алар да уйнагач, мин дә уйный алам», – дип әйтә Айрат. Үз-үзләрен йөрткән балалар да бар анда. Шундый балаларны күргәч, Айратның да күбрәк йөрү теләге шушы театрда барлыкка килде. «Әмир дә йөри бит, әни, мин дә йөреп китә алмаммы?» – дип, үз-үзенә максат куйды Айрат.
Айрат бала һәм яшүсмер чагында, үзем массаж ясый идем, дипломлы белгеч булмасак та, бөтенесенә өйрәндек. Хәзер Айрат үзен-үзе мәҗбүриләп шөгыльләнмәсә, мәсәлән, миңа үземә генә авыр була. Нәрсә генә эшләсә дә, беренче чиратта, баланың теләге кирәк. Айратның яраткан сүзе бар: «Хәрәкәттә – бәрәкәт!»
– Нинди киңәшләр бирер идегез?
– Балаларыгызның игелеген күреп, уңышларына сөенеп, куанып яшәргә язсын. Аллаһы Тәгалә шулай насыйп иткәндер инде (бу вакытта Люзия апаның күзләре яшьләнде, Айрат, әнисен тынычландырып: «Елама инде, әни», – диде).
Әйтүемчә, Аллаһы Тәгаләнең бер сынавы бу. Шуңа күрә аны кабул итеп, алга таба тормышыңны дәвам итә белергә кирәк. Моны аңлап, кабул иткәнчегә кадәр бик авыр булды. Аннары, аңлагач, көрәшә башлыйсың.
Айрат көчле рухлы булганга күрә аның уңышлары да күп. Аллага шөкер, шигъриятне, әдәбиятны ярата. Спорттан да читтә калмый, булдыра алганча ярышларда катнашып, урыннар ала.
Кеше арасында бала ачыла. Үзем шикелле әниләргә гел әйтеп киләм: «Нишләп балагызны кешеләр арасына алып чыкмыйсыз?» – дим. Мөмкинлек булганда кая да булса баланы алып чыгарга кирәк. Күрше авыл яки берәр мәдәният үзәгендә булсынмы ул... Катнашмаса да, баланы карарга алып килергә кирәк.
Аллаһы Тәгалә барыбызга да сабырлык биреп, илләребез тыныч булып, матур җирләрдә яшәргә язсын, – дип теләде ана.
Кичәдә Айрат Якупов шигырь сөйләде. Әтиләре Айдар абый Якупов улы шигырь сөйләгән вакытта елап алуын әйтте. «Айнып бетә алмыйм әле», – дип, ул җырлап күрсәтте.
Ризидә апа Дәүлиева:
– Аяклы-куллы, «5»легә генә укучы акыллы балалар, кайчак, үз урыннарын таба алмыйча югалып кала. Ә менә Люзия белән Айдар иңгә-иң нык булып, тормышка чытырдап ябышып, Айратка үз урынын табарга, горурланырлык бала тәрбияләүгә ирешкәннәр. Айрат бүгенге көндә халыкара бәйгеләрдә урыннар яулый, Тинчурин театрындагы театр түгәрәгенә йөри, төп рольне башкара. 5 яшьлек кызны тәрбиягә алып, Айратны алар сеңелле дә иттеләр. Люзиянең бәләкәй генә йөрәге шулкадәр зур икән! Шулкадәр зур Әни икән ул. Хөрмәт итик. Алар бервакытта да ярдәм сорамый. Гаиләдә әни кеше бәхетле булганда, үсеп килүче балалар да бәхетле. Менә шушы ике сабыйны бәхетле иткән алар, – дип өстәп куйды.
Зөлфия Шамилевна Люзия Якупова белән бергә эшләгән елларын искә алды:
– Люзия безнең түгәрәккә төп эшче булып килде. Балалар иҗаты үзәге аша мәктәп үтеп, мәктәпләргә укытучы булып күчтеләр. Люзия – шуларның берсе иде. Өстәмә белем бирү педагогы буларак эшкә алган идек. Ул кул эшләре буенча түгәрәк алып барды. Күз алдында – һаман да ябык кыз, әле дә үзгәрмәгән. Аны тормыш бик каты сынады.
Айратның хәзерге көндәге уңышлары – әти-әни тырышлыгы. Люзиядә шуның кадәр зур энергия булган, аны эшкә алып ялгышмаганмын! Алар хәзерге көндә барыбызны сокландырып балаларын тәрбиялиләр. Үзләренең бетмәс-төкәнмәс көчләрен куялар. Күз тимәсен аларга. Өстәвенә, Диләрә исемле кыз тәрбиялиләр. Айрат белән район горурлана. Сезгә бары тик сәламәтлек телибез. Безгә үрнәк булып яшәргә язсын, – диде ул.
Гөләндәм Абдуллина: «Ананың иң зур бәхете – баласының тәүфыйклы булуында»
– Аларның яшәү һәм тормыш итү рәвешләре ана, укытучы һәм остаз буларак та искиткеч абруйлы һәм сокланырлык, ә кемнәр өчендер гыйбрәт алырлык, – дип дәвам итте алып баручылар.
Чын мөгаллимнәр турында халык: «Ул укытучы булып туган», – дип әйтер иде. Андыйлар үз миссиясен аңлап алып, гыйлем нурын чәчәргә олы җаваплылык тоеп керешеп китә, шул өлкәдә хезмәт куя башлый. Андый укытучы үз эшеннән ләззәт табып эшли, карьера, акча мәсьәләсе аңа мөһим түгел. Мондый мөгаллим укытучы булып эшләми, ә яши. Шундыйларның берсе – Гөләндәм апа Абдуллина.
Ул Кукмара районы Шепшенәр авылында укытучылар гаиләсендә туган. «Мин 6нчы сыйныфка күчкәч, 42 яшендә әти безнең арадан китте. Без, 3 бала, әби-бабай, әни кулында калдык. Өчебезне дә әни кеше итте. Энем Мәскәүдә яшәде, менә дигән данлыклы теш табибы иде. 60 яшендә мәрхүм булды, аның эшен улы дәвам итте. Абый – математика укытучысы, озак еллар Татар Кукмарасында мәктәп директоры вазыйфасын үтәде, – дип яза ул автобиографиясендә.
Гөләндәм апа да, укытучылык эшен дәвам итеп, инде 55нче ел мәктәптә тарих, җәмгыять белеме дәресләре укыта. Шуның 46 елы – Теләче мәктәбендә. Югары категорияле укытучы.
Ире – Татарстанның атказанган ветеринар-табибы, 50 яшендә мәрхүм була. Гаиләдә 3 бала тәрбияләп үстерә алар. «Аллага шөкер, балаларым йөзгә кызыллык китерми, сабыр гына гомер дәвам итә», – ди ул балалары турында.
– Гөләндәм Ахуновна, караучысыз калганнарга ярдәм итәргә дип, ял көне балаларны өйләреннән алып чыгып киткән укытучы да, – дип өстәде Ризидә Дәүлиева.
– Әни буларак, балаларны шулкадәр тәрбияле итәргә ничек өлгердегез? – дигән сорауга Гөләндәм апа:
– Эшләп үсте балалар. Мал асрадык, мал карадылар. Спорт белән шөгыльләнделәр. Көрәш, каратэ белән мәшгуль иделәр. Ә аңа кадәр баштан дәрес әзерләргә, аннары малны карарга, соңыннан гына көрәшкә йөгереп барырга кирәк. Соңга калсаң – 100 тапкыр «отжимание» ясыйсың. Балаларны спорт ныгытты, дип уйлыйм. Таләпчәнлек булгандыр. Хәзер 5 онык үсеп килә: 2 малай, 3 кыз. Аларның да тәүфыйклы булып үсүләрен телим. Коллективка, музыка мәктәбенә, көрәш секциясенә рәхмәтлемен. Безнең балалар үскәндә көрәш түгәрәге ачылды, алар анда ябырылып барды. Бернинди группировкаларда, сугышларда катнашмадылар. Бер әни генә бик күп нәрсәне, бәлки, булдыра да алмас иде. Балаларыбыз тыңлаучан булдылар, хәзер дә, кайткач, күзгә карап торалар, шөкер. Ананың иң зур бәхете – баласының тәүфыйклы булуында, – диде ул.
Укучысы Елена Яковлевна белән алар, кулга-кул тотышып, мәктәптә эшли икән:
– Мәктәптә: «Бер укытучы кайтты, ире ветеринар икән», – дигән сүз таралды. Шулвакыт мин: «Мәктәпне тәмамлармын да, Гөләндәм Ахуновна кебек укытучы булырмын һәм ветеринар табибка яки зоотехникка кияүгә чыгармын», – дип уйладым. Гөләндәм апа әле дә тормыш сөючән кеше. 1996 елдан Теләче мәктәбендә. Хәзер исә мин Гөләндәм Ахуновна белән бер мәктәптә укытам. Бер-беребезгә терәк-таяныч булып торабыз, бер-беребезне мактап та алабыз әле! Укытучыларга аксакалларга караган кебек мөнәсәбәт булырга тиеш.
Тагын бер укучысы Ирина Геннадьевна «тимурчылар» төркемендә өлкәннәргә ярдәм итеп йөрүләрен искә алды:
– 1980-1990 елларны яратып искә алам. Гөләндәм Ахуновна безнең сыйныф җитәкчесе итеп билгеләнгәч, безнең өчен икенче әниебез кебек булды. Аның һәр дәресендә нинди дә булса бер серле мәгълүмат ишетеп була иде, ул мәгълүматларны кайдан алгандыр, чөнки алар китапларда юк иде. Шулкадәр укымышлы ул! Безне һәр көнне газета укырга мәҗбүр итә иде, иртә белән без аңа нинди дә булса вакыйга турында сөйләп бирергә тиеш идек. Ул безнең өчен табиб да, сәясәтче дә, тренер да, иҗади төркем җитәкчесе дә иде. Якшәмбе иртәсендә иртән иртүк торып, Теләченең әби-бабайларына ярдәм итеп йөргән «тимурчылар» булдык. Шундый үрнәк гамәлләрдән соң, без укытучыбызны тагын да күбрәк хөрмәт итә башладык. Без шулай тәрбияләндек. Олы тормышка аяк басуыма укытучыма бик рәхмәтлемен!
Яхшы укытучыны янып торган шәм белән чагыштыралар. Янып торган шәм үзенең яктылыгын никадәр таратса, укытучы да еллар буена йөзләгән укучыга белем бирә. Әле озак еллар шушы яктылыкны укучыларга, якыннарыгызга таратырга насыйп булсын. Җылылык, шатлык, үзара аңлашу кайтаваз булып кайтсын иде, – диде ул.
Талия Зиннәтуллина: «Бөтен кеше дә бертөрле яхшылык эшли алмый, яхшылыкны көчеңнән килгәнчә эшләргә кирәк»
Киләсе герой – Теләче районы Караширмә авылында туган Талия апа Зиннәтуллина. Ул Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый, математика укытучысы һөнәрен үзләштерә. 1984 елда Рифкать Зиннәтуллин белән гаилә корганнан соң, Теләчегә күченә. Лаеклы ялга киткәнче 2012 елга кадәр районның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау бүлеген җитәкли. Очсыз-кырыйсыз җәмәгать эшләре аның җилкәсенә салына. Бүген ул – дини тәрбия һәм гыйлем бирүче остазларның берсе.
Ризидә Дәүлиева аның турында болай ди:
– Математика фәнен ничек төгәл төптән белергә кирәк, ул дингә дә шулай җаваплы карый, иң кирәкле эшне башкаручы остазларыбызның берсе. Укытучысы – Җөри мәктәбендә күп еллар балаларга белем һәм тәрбия биргән Флера Таҗиевна да монда. Нинди бәхет!
Мәктәптә вакытта беркайчан да без аның тавыш күтәргәнен ишетмәдек. Җитәкче булып эшләгәндә, анда тәкәбберлекнең заты да юк иде. Эшне башлаган икән, ахырына кадәр тиешенчә башкарып чыга, шуңа җанын-тәнен бирергә әзер. Без аннан дини һәм дөньяви белемнәр алдык. Ул һаман да алга бара, аның принцибы шундый: бөтен кеше дә бертөрле яхшылык эшли алмый, яхшылыкны көчеңнән килгәнчә эшләргә кирәк. Бөтен эшен ташлап, мәчет ачылышына юарга-җыештырырга бара иде. Кичәләрне бергә үткәрдек, бергә эшләдек. Бүгенге көндә без Талия Сәгыйтовнага карыйбыз, аңа иярәбез.
Бозваткыч боз ватып барган шикелле, эз салып, башкаларны үзенең артыннан ияртеп йөри торган көчле шәхес. Безгә белем генә биреп калмады, җитәкләп, мәдрәсәгә алып барды. Иман байлыгының тагын да артуын телим, – диде ул.
Фидая Маннапова: «Гомернең кадерен белеп яшәргә кирәк»
Фидая Маннапова 1985 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология институтын тәмамлап, Олы Мишә урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп эшкә билгеләнә. Шушы авылда үзенең мәхәббәтен – булачак ирен очрата. Бер-бер артлы 3 балалары – Алмаз, Алинә, Айназ туа. Бүгенге көндә 5 оныкка дәү әни. Йомшак табигатьле, итагатьле, зирәк. Тыныч, матур тавышы белән 34 ел балаларга татар теле һәм әдәбияты фәне буенча белем бирә. 2019 елда Маннаповлар гаиләсе ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан грант ота. Бүгенге көндә аларның крестьян-фермер хуҗалыклары бар, шулай ук, умартачылык белән дә шөгыльләнәләр.
Укытучы, коллегасы Нурсәнә Гыйниятуллина Фидая апаны зәп-зәңгәр күзле, бөдрә чәчле, ягымлы, тәбәнәк буйлы кыз чагыннан ук белә:
– Ул мәктәптә үткәргән чараларда актив булды. Бик яратып «Мәтрүшкәләр» җырын җырлый, укытучыларны елата иде. Югары классларда комсомол секретаре булып эшләде. Оештыру сәләте көчле. Юлларыбыз һәрвакыт очрашып торды. 1985 елда Олы Мишә мәктәбендә бергәләп эшли башладык. Һәрвакыт киңәшләре белән ярдәм итеп торды. Балаларны бергә үстердек, бергә өйләндердек, кунакларга йөрешәбез. Хәзер дә бергә-бергә аралашып яшибез. Чәчләрегезгә чаллар керсә дә, битләрегез җыерчыкланса да, әле сезнең сөйкемле йөзегездә мөлаемлык. Бу җыерчыклар, ак чәчләр сезне көннән-көн бизи генә. Сез яшегез арткан саен яшәрә генә барасыз. Тормыш иптәшегез белән җаваплы урыннарда эшләдегез, авыл халкына үрнәк булып, авылдашларны, туганнарны, дусларны сокландырып яшисез. Гомер буе кешегә кирәк булдыгыз, тормышта җиңел юллар эзләмәдегез, тормыш юлыгыз игелек һәм миһербанлылык белән тулы. Шуңа күрә балаларыгыз да, оныкларыгыз да: «Әбиебез, бабаебыз, без кайттык!» – дип, сезне ихтирам итеп, яратып яшиләр.
Әниле нигез – бәхетле нигез дип, юкка гына белмичә әйтмәгәннәр. Әни булганда өйнең тәрәзәләре нурлы. Әле озак еллар балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп, аларны тәмле ашлар белән каршылап, күңел тынычлыклары белән бергә-бергә файдалы киңәшләрне биреп яшәргә язсын иде. Гомер елларын санамыйча, тормышның һәр көне, мизгеленнән ямь һәм тәм табып, саулык белән, балалар игелеге күреп, аларның шатлыкларына сөенеп, күңел җылысын тоеп, авылдашларыгызны, дусларыгызны сөендереп яшәгез. Туачак таңнарыбыз аяз, күңелләребез тыныч, үзебез сау-сәламәт булсак иде, – диде ул.
Ризидә Дәүлиева әңгәмәгә кушылды:
– Аның зәңгәр күзләренә карап, елмайган йөзен күреп, күңелдә рәхәтлек туа, борчулар юкка чыккан кебек була. Челтерәп аккан чишмә суыдай җырлаган җырларын ишетсәң, дөньяңны онытасың, – диде.
Фидая апа Маннапова исә укытучы һөнәрен турындагы уйлары белән уртаклашты:
– Укучыларны үзенең җылы сүзе белән тәрбияләп, тормышка өйрәтүче – чын укытучы. 34 ел эшләү дәверендә мин мәктәптә бөтен җаным-тәнемне биреп эшләдем. Чөнки мин балаларны яраттым. Үзеңнең хөрмәтле кеше икәнлегеңне кайдан беләсең? Эшләгән дәвердә нинди эз калдыргансың? Анысын мәктәптән киткәч беләсең икән. Быел миңа 60 яшь тулды. Чәчәкләр китерәләр. Әллә кайчан укыткан укучыларым сәламнәрен әйтә.
Хәзер инде умарта карыйбыз. Бал кортлары – нәкъ сабый балалар икән. Аларны чын мәгънәсендә карарга кирәк.
Мин – бүгенге көндә бәхетле әни. Ирем белән икебез дә пенсиядә. Гомернең кадерен белеп яшәргә кирәк. Әти-әниләрегез, туганнарыгызның хәер-фатыйхасын алырга тырышыгыз, аларны хөрмәтләгез. Яшәгән дәвердә барыбыз да сау-сәламәт булыйк, – диде Фидая ханым.
«Әни булу – җаваплы да, рәхәт тә»
Алып баручылар Илсаф Тимербаев, Раилә Фәсхиева аналар турында иң матур сүзләрен әйтте.
– Безнең өчен ут йотып яшәүче, ярдәм итүче ул – әни. Иң дөрес юлны күрсәтүче дә ул. Аналарның барысына да фидакярлек хас. Илебезгә, халкыбызга кирәкле кеше итеп тәрбияләү, аларның рухи байлыгын кайгырту – аналарның иң зур батырлыгы. Кешелеклелек, тырышлык, гаделлек, олыларга ихтирам, кешеләргә мәхәббәт кебек изге хисләр дә балалар күңеленә ана назы аша салына. Сезнең мәрхәмәтлелегез чиксез, хөрмәтле аналар!
– Көчле рухлы әниләр булырга язсын! – дигән теләген әйтте Ризидә Дәүлиева. – Тормыш бит ул – катлаулы. Ул тигез генә бармый, сикәлтәләре күп була. Әмма хатын-кызларга Аллаһы Тәгалә шундый зур йөк йөкләгән: ул – әни булу хокукы. Ул бик җаваплы да, рәхәт тә. Ул әйтеп бетергесез хисләр ташкыны тудыра торган бик көчле әйбер. Әни исемен һәркайсыбызга горур йөртергә язсын.
Кичәне үзенең матур тавышы белән җырчы Рада Әхмәтгаязова бизәде. Чара Җир йөзендәге барлык аналарга дога кылу белән тәмамланды.