news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бу синең чынмы соң?» - Әбри Хәбриев мускуллары белән мактанган

Татар эстрадасының юмор остасы мускулларын күрсәтеп фотога төшкән.

news_top
«Бу синең чынмы соң?» - Әбри Хәбриев мускуллары белән мактанган
Салават Камалетдинов

Татар эстрадасының юмор остасы Әбри Хәбриев мускулларын күрсәтеп төшкән фотосын куйган. Әмма үз мускуллары буенча шикләнүләре бар бугай. Фото янына диалог та язган:

Мускулмы бу?

Юк!

Ә нәрсә?

Мыскыл!

Юмор остасының виртуаль дуслары шаккаткан смайликлар тезгән һәм комментарийлар калдырганнар:

«Шварценеггер кырыйда торсын!», «Ботка ашагансың син», «Әбри Вандамович», «Мускулга охшаган», «Бу - талант!», «Тиздән Дөбер-Шатырны куып җитәсең, күп калмаган», «Хәтта җилкән дә кабарган».

Ниндидер Фәрит турында да сүз куертканнар: «Фәритнең мускулы тазаракмы, синекеме?»;

«Фәрит тоташ мускулдан гына тора ул», — дип җавап биргән Әбри Хәбри.

«Бу синең чынмы соң?» — дип шикләнгән берәү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар