«Бу шулмы?» - Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов авырган
Алдагы видеода җырчының өйдә икәнлеге һәм кәефе яхшы булуы күренә.
Парлы җырчылар Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов авырган. Зәйнәб Фәрхетдинова сторисына хастаханәдә яткан видеосын урнаштырган. Җырчылар икесе бер палатада ята. «Ис-тәм тоюларым бетте. Бу шулмы? Кайчанга кадәр дәвам итәр икән?» — дип язган Зәйнәб ханым.
Инстаграмдагы алдагы посттан Зәйнәб Фәрхетдинованың өйдә булуын һәм тернәкләнеп килүен күрәбез. Җырчы ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән бик кызык итеп котлый, NILЕТТОның «Любимка» җырына биеп утыра, кәефе бик шәп күренә, барлык ир-егетләргә «воздушный поцелуй» җибәрә.