Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бу сез түгел": Гүзәл Уразованы фотошоп куллануда гаеплиләр

Гүзәл үзе комментарий язучыларның барысына да рәхмәт әйтеп җавап биргән. 

news_top_970_100
"Бу сез түгел": Гүзәл Уразованы фотошоп куллануда гаеплиләр

Җырчы Гүзәл Уразова инстаграмдагы сәхифәсендә озын керфекле фото куйган иде. Бу сурәт инстачыларда төрле фикерләр уяткан. 

«Фотошоп күп», «Табигый түгел», «Шундый керфекләр вульгар күренә», «Үзенә охшамаган», дип язалар.

«Гүзәл, сез макияжсыз да шундый матур. Ә бу сез түгел», «Сез актриса Татьяна Арнтгольцка охшагансыз», «Кеше матур булган саен матуррак буласы килә һәм кайчак артык бизәнгәнен сизми дә кала, яки күрми дә башлый», «Мондый керфекләр кирәкми», диләр.

Гүзәл үзе барысына да рәхмәт әйтеп җавап биргән. «Бернинди дә фотошоп юк. Аллага шөкер», дип яза җырчы.

Инстачыларның күбесе «матур, «чибәркәй», дип Гүзәлгә комплиментлар да язып калдырган. Аны Гөлсирин Абдулллинага охшатучылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100