Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бу очракта йә дөресен язалар, йә бернәрсә дә әйтмиләр. Настяның гаиләсе бернәрсә дә әйтми": Анастасия Заворотнюкның хәле әле дә авыр

Яман шеш белән авырган актриса Анастасия Заворотнюкның гаиләсе журналистларга, ниһаять, аның чыннан да начар авыру белән авырганын рәсми төстә хәбәр итте. Бу хакта актрисага ярдәм йөзеннән булдырылган Инстаграм битендә язылды. Актрисага һәммәсе дә ярдәмгә килергә әзер, хәтта кайчандыр аңа авырлык китергән кешеләр дә... Алар арасында Заворотнюкның беренче ире дә бар. Беренче каналның “Пусть говорят” тапшыруында актрисага багышлап яңа тапшыру әзерләнде.

news_top_970_100
"Бу очракта йә дөресен язалар, йә бернәрсә дә әйтмиләр. Настяның гаиләсе бернәрсә дә әйтми": Анастасия Заворотнюкның хәле әле дә авыр

Әйе, актрисаның авыруы хакында меңләгән хәбәр таралды, ләкин барысы да имеш-мимешләр генә иде, Анастасия Заворотнюкның туганнары бу хакта ләм-мим булды. Күптән түгел Интернетта актрисаның туганнары исеменнән кыска эчтәлекле хат таралганы ачыкланды: аның авырганы турында расланмаган да, кире дә кагылмаган. “Ул комада булмады, хәтере белән дә бар да тәртип, аңа ясалма сулыш белән тәэмин итүче вентиляция кертелмәде. Ләкин авыру бар һәм ул аны җиңәргә дип көрәшә”, - диелә хәбәрдә. 

Анастасиягә ярдәм итәргә теләүчеләр бихисап. Шулардан “Беренче канал”га мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе – Магнитогорскида яшәүче Настяның беренче ире Олаф Шварцкопф.

“Синең белән үткән тормыш мизгеленә рәхмәтлемен”

– Аерылганнан бирле сөйләшкәнебез булмады, егермеләп ел бар инде. Хәзер аңа ярдәм итәсе, көч биреп торасым килә. Аның көчле кеше икәнен беләм. Баласы әнисез үсүен теләмим. Әлбәттә, ул минем йөрәгемдә әле дә яши. Мин аны видеога төшерергә ярата идем. Никахыбыз бер ел гына дәвам итте. Балаларыбыз булуын теләдек, әмма ул карьера белән шөгыльләнергә булды. Кайбер интервьюларында ул минем кул күтәрүем, бикләп тотуым турында әйткән иде. Бу хәлләр беркайчан да булмады. Соңгы тапкыр аның белән аерылышырга баргач кына сөйләштек һәм күрештек. Ул үзенә икенче яр тапты.

Настя, мин ихлас күңелдән синең яшәвеңне, балалар тәрбияләвеңне телим. Мин инде сине йөз ел күргәнем юк, әмма синең белән үткән тормыш мизгеленә рәхмәтлемен, - диде Олаф.

“Мескен артист авырганда һәрвакытта да яклауны һәм саклауны сорый”

Күптән түгел авырып вафат булган җырчы Юлия Началованың пиар-директоры Анна Исаева:

– Нинди пресс-конференция уздыру турында сүз булырга мөмкин ди? Беләсезме, артист пиар-директорының төп вазифасы – саклау. Мескен артист авырганда һәрвакытта да яклауны һәм саклауны сорый. Бу карар гаилә эчендә генә хәл ителә, туганнар да, якыннар да, пиар-директор да беркемгә дә бернәрсә дә тиеш түгел.

Минем очракта нәрсә булды? Мин - телефон трубкасын күтәргән бердәнбер кеше. Юлия Началованың гаиләсе телефонга җавап бирмәде. Мин минутына 149 шалтыратуга җавап бирә идем, арттырып әйтмим. Шундый очракка кадәр барып җитте ки, бер танылган телеканал шалтыратып: “Без аның реанимациядә икәнен беләбез. Ә сез аңа тәрәзә янына килеп кул болгарга куша алмыйсызмы, без төшереп алыр идек. Без, сюжет төшереп, тамашачыларны ышандыра алыр идек”, - диделәр. Мин елап җибәрдем. Трубканы да ташламадым, еладым. Шул шалтыратучы кешеләр барысын да аңлады һәм гафу үтенде.

Күпмедер вакыт үткәч, Настя очрагындагы кебек, диагнозның детальләре турында Интернетта ялган мәгълүмат тарала башлады. Кайдадыр ми шешү, кайдадыр йөрәк туктап калу дип язалар иде. Шуларны иртән укып, борчылып, хәле ничек дип, Юляның туганнарына шалтырата идем. Шуннан соң мин үземнең битемдә дөрес мәгълүмат бирә башладым.

Бу очракта йә дөресен язалар, йә бернәрсә дә әйтмиләр. Шуңа да Настяның гаиләсе бернәрсә дә әйтми. Сез аларны аңларга һәм гафу итәргә тиеш. Мин үземә шундый басымны алган идем һәм һәркөн Инстаграм битемдә яза бардым. Миңа комментарийларда “Сез Юля өчен җавап тота алмыйсыз, Юля айныгач, Сезне куачак”, - дип яза башладылар. Минем өчен бу көлке тоелды. Юлия миңа беркайчан да китәргә кушмас иде. Әмма шул халык мине дөресен сөйләгәнгә дә гаепләде. Дөресен сөйләргә кирәк микән? – дигән сорау туа.

“Ракны җиңде”

Россиянең атказанган артисты Виктор Проскуринның хатыны Ирина Хонда:

– Мин үз гаиләм исеменнән шуны әйтә алам: балалар, үзегезне саклагыз, чөнки тормышта барысы да була, Настяның гаиләсе барысын да үтәргә тиеш.

Берничә ел элек табиблар иремдә онкология авыруын тапты. Бу чор барлык якыннар өчен дә катлаулы булды.

Беләсезме, мин иремнең авыруы хакында кайдан белдем? Телевизордан. Мин ирем катнашында узган яңа интервьюны карадым, анда ул көтмәгәндә генә диагнозы турында әйтте. Минем өчен бу хәбәр аркага хәнҗәр белән кадаган кебек булды.

Хәзер инде барысы да яхшы. Иремә дәвалауны вакытында билгеләделәр, яман шешне ул җиңә алды. Ләкин ирем хастаханәгә килергә рөхсәт итмәде – ул якыннары һәм шул исәптән минем белән телефон аша гына аралашты.

Бу уңайдан мин нәрсә әйтер идем: үзең турында начар дип сөйләүнең максаты нинди? Сине жәлләсеннәр өчен манифест ясыйсыңмы, әллә инде син бу авыруны җиңеп чыгу өчен үзеңне үрнәк итеп куясыңмы? Мисаллар күп, Жанна Фриске һ.б.артистлар да бар иде, алар үз чирләрен үзләре күргән авырлыкларга каршы рух көрәше буларак мисал итеп китерде. Әгәр Настя бу хакта әйтергә тели икән, ә аның хәле яхшы дип өметләнәм, ул бу хакта карар кабул итәчәк һәм әйтәчәк.

“Берни дә ярдәм итми – акча да, элемтә дә”

Үзе дә яман шеш белән авырган актриса Александра Яковлева хәзерге вакытта “Моя прекрасная няня”сериалы йолдызы белән ниләр булуын аңлавын белдерде:

– Эш шунда ки, мин күкрәк яман шешенең дүртенче стадиясен куйганда гына үземнең онкология авыруым турында белдем. Мин бары тик югары класслы медиклар ярдәмендә генә алга ыргылыш ясый алдым. Мин үземнең табибымны таптым, миңа бәхет елмайды. Ә аңарчы мин үлеп яттым. Аңлыйсыздыр, кеше беренче дә, икенче стадияне дә сизми.

Кешеләр яман шештән курка. Ярлылар да, байлар да курка, чөнки танылган булу да сине шул куркыныч авырудан коткарып кала алмый. Яман шеш авыруы алдында барысы да тигез. Заворотнюк өчен йодрыкларны катырак тотарга чакырам.

Берни дә ярдәм итми – акча да, элемтә дә. Үзеңнең нинди хәлдә икәнлегеңне аңламасаң, берни дә ярдәм итмәячәк.

Тагын бер кат искәртеп үтик, Анастасия Заворотнюкның якыннары артистканың авыруын рәсми рәвештә таныды, ул чирне җиңәргә ниятли, дип хәбәр бирделәр. Шул ук вакытта “Моя прекрасная няня” сериалы йолдызы гаиләсе – ире, танылган фигуралы шуу остасы Петр Чернышев, балалары һәм әнисе артистканың нинди авыру белән көрәшүенә ачыклык кертмәде.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Информация для всех неравнодушных: Анастасия действительно сейчас проходит курс лечения. При этом она не находилась в коме, никогда не была подключена к аппарату искусственной вентиляции легких, не впадала в состояние "сопора", потери памяти, измененного сознания, паралича или полной атрофии мышц. Все это выдумки. Правда в том, что есть заболевание и есть решительная цель его победить. Мы не просим ничего, кроме искренней молитвы от сопереживающих людей и УВАЖЕНИЯ к желанию близких не выносить на всеобщее обозрение детали болезни - это личное. И пусть Бог простит всех тех, кто спекулирует на этой теме, кто делает больно кричащими заголовками своих статей, придуманными "подробностями" и безосновательными прогнозами, кто позволяет себе всяческие провокации, обвинения в пиаре и осуждения родственников. Мы от души желаем никому не столкнуться с болезнью и не знать о ней никакой правды. А для тех, кто относится к ситуации с пониманием, мы обязательно будем здесь опровергать "сенсационные заявления" и "инсайдерскую информацию" от нечистоплотных СМИ. Благодарим за вашу поддержку!

Публикация от Поддержка Анастасии Заворотнюк (@podderzhka_azavorotnyuk)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100