Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу – өченче туган көне»: Брянскида пулядан яраланган 10 яшьлек малай 2 кызны коткарган

news_top_970_100
«Бу – өченче туган көне»: Брянскида пулядан яраланган 10 яшьлек малай 2 кызны коткарган
Телеграм канал

Брянск өлкәсендә булган вакыйгаларны «теракт» дип атадылар. Өлкәдәге 2 авылга кораллы диверсион төркем бәреп керә, атыш башлана. 10 яшьлек Федорга пуля эләгә. Үзе яралы килеш, ул 2 кызны коткарган. Бу хәл Любечяне авылында була.

«Zvezdanews» «Телеграм» каналында Федорның әнисе белән видео бар. Журналистларның: «Димәк, бу – Федорның икенче туган көне», – диюгә, әнисе бу инде 10 яшьлек малайның өченче туган көне булуын әйтә.

«Бу инде – өченчесе... Бер тапкыр кабельдә «замыкание» булды, ток сукты. Анда да «теге дөньядан» кайтардык», – ди әни кеше.

Федорның әнисе сүзләренчә, Федорның 2 абыйсы махсус хәрби операция зонасында. Аларга 23 һәм 24 яшь. 

«Алар әле медаль алмаган, ә Федор инде медальле булачак, дип шаяртты кызым», – ди егетнең әнисе Рая ханым. Рая ханымның 6 баласы: 4 улы һәм 2 кызы бар. Иң бәләкәй балага 6 яшь. 

Иртән Федор һәм 2 кызны машина мәктәпкә алып киткән. «Балаларны мәктәпкә йөртү өчен машина яллыйбыз. Машина йөртүче абый – бик әйбәт кеше, бервакытта да каршы килми. Федор әле үзенең туу турында таныклыгын онытып калдырган иде. Чик буе булгач, чикне саклаучылар тикшереп тора. Ул таныклыгын алырга кайткан», – дип сөйли әнисе.

Федор тукталышта торган машинага кадәр өеннән велосипедта барып җиткән. Диверсантлар ул машинага ут ачкан. Федор утырган машинага ату башлангач, аның күкрәк турысына пуля эләгә, әмма ул үзен һәм янындагы 2 кызны коткара. Машина йөртүче 63 яшьлек ир-ат һәлак була. 

Брянск өлкәсенең Сәламәтлек саклау департаменты директоры Сергей Луганов сүзләренчә, пуля аркадан керә, 8-9нчы кабыргасына эләгә. «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән малайны хастаханәгә алып киләләр.

«4 сәгатьлек операциядән соң, пуляны алдык. Малайның йөрәге, үпкәсе, зур кан тамырларына зыян килмәгән. Бу – могҗиза. Хәзер Федорның хәле әйбәт, сөйләшә, ашый, тормышына куркыныч янамый. Әнисен күрәсе килә. Аның белән психологлар эшли. Мин үзем дә аның белән сөйләштем. Яралы булуга карамастан, ул бик зур батырлык күрсәтте: үзен дә, кызларны да коткарган.

Бүген малай янына әнисе килгән. Аның белән өлкә губернаторы Александр Богомаз да булган.

Видеода әни кеше, улының кулыннан тоткан килеш: «Барысы да әйбәт булачак», – ди. Улының кулларын үбә, елый.

«Без синең белән горурланабыз, кечкенә булсаң да, син – чын ир-ат. Зурлар өчен үрнәк булып торасың», – ди губернатор.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100