Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу нормаль хәлме?» – Диләрә Илалетдинова бакчага дүрт көн барган баласы өчен борчыла

news_top_970_100
«Бу нормаль хәлме?» – Диләрә Илалетдинова бакчага дүрт көн барган баласы өчен борчыла
Фото: Диләрә Илалетдинованың шәхси аккаунтыннан

Җырчының улы Данияр быел беренче тапкыр балалар бакчасына киткән. Ләкин нибары дүрт кенә көн барган да – чирләгән...

«Чирләдек... «Садик»ка дүрт кенә көн бардык и бетте... «Конкретно» ятты...

Минем Данияр моңа хәтле тамак авыртуның нәрсә икәнен дә белмәде, күп дигәндә өч көн борыныннан ага иде. Инголяторны күргәч, бөтенләй куркып, үкереп елады бәбәем.

Әниләр, сезнең дә балаларыгыз шулай булдымы ул? Бу, гомумән, нормаль хәлме? Кайчан чирләүдән туктыйлар балалар?» – дип моң-зары белән уртаклашкан Диләрә.

Башкаларның да балалары авырмый тормый, билгеле. Бакчада, кайчакларда, төркем-төркем балалар берьюлы авырган чаклар да була икән.

«Без беренче көннән соң ук авырдык. Температура белән аудык. Аннан китте: герпангина, стоматит, коньюктивит... Бу – нормаль күренеш. Балалар «садик»тагы барлык төр инфекцияләр белән дә «танышырга» тиеш. Өч-дүрт көн йөри идек тә чирли идек. Хәзер, шөкер, адаптацияне узды. Көчле булыгыз. Иң мөһиме: терелгәч, бакчага йөрүдән туктамагыз», «Хәзер вакыты шул инде, әле кайчагында ике көн барып та, икешәр атна өйдә яткан чаклар була», – дип, тәҗрибәләре белән уртаклашканнар җырчының виртуаль дуслары.

Фото: Диләрә Илалетдинованың шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100