Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Купальнигын да салсын... Татар кызы бит син!" Гөлназ Асаеваны тәнкыйтьлиләр

Җырчы бокска язылуы турында хәбәр иткән һәм тренировкаларның видеосын элгән.

news_top_970_100
"Купальнигын да салсын... Татар кызы бит син!" Гөлназ Асаеваны тәнкыйтьлиләр
Александр Эшкинин

"Дуслар, әйе, бокска язылдым бит. Беренче тапкыр үлә яздым, бөтен куллары авыртып, ник килгәнемә үкенеп. Икенче көнгә сөенүемне белсәгез. Шулхәтле рәхәт авырту тәндә. Хәзер бер көндә калдырасым килми. Шәп", - дип язган ул, дусларына да тәкъдим иткән.

Гөлназның бу постына бик күп комментарийлар калдырганнар.

"Гөлназ бар да яхшы, футболка яки майка кисәң, тагын да әйбәтрәк. Син бит татар кызы", - дип киңәш иткәннәр аңа.

"Купальник яхшырак", - дип яза тагын берсе.

"Анысын да салсын", - дип тәкъдим итә башкалары.

"Әйе, озын күлмәк киеп, яулык бәйләп барсын. Ничек иренмичә шундый киңәшләр биреп утырасыз?"

"Балакаем, Гөлназ, пәлтә һәм итек киеп куй, сүзе булмас".

"Бу нәкъ менә синең спорт төрең".

"Кирәк булыр әле тормышта".

"Сугыш чукмары икәнен белә идек инде".

"Яныңа егетләр килсә, артык сүз ычкындырырга куркырлар инде".

"Матур җырлаганы җитмәгән, матур итеп сугып егарга да өйрәнә инде хәзер".

"Татар кызы диеп, уранып маңка агызып утырсынмыни? Үзенә ошагач, шөгыльләнсен".

"Егетенә бәхет елмайган, таш стена артында кебек булачак!"

"Виллины нокаут җибәрәсең инде!"

"Боксер кыз кемгә кирәк? Баш миен дәвалау озак".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100