Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу – мөселманнарны кимсетә»: Россиядә Татарстан мөфтие ачтырган намаз бүлмәләрен ябалар

news_top_970_100
«Бу – мөселманнарны кимсетә»: Россиядә Татарстан мөфтие ачтырган намаз бүлмәләрен ябалар
"Татар-информ" архивы

Россиядә мөселманнар өчен төзелгән намаз бүлмәләрен сүтә башлаганнар. Бу хакта блогер Рәсүл Тавдиряков хәбәр итә. Татарстан Диния нәзарәте һәм «Ирбис» ягулык станцияләренең уртак проекты турында сүз бара.

Заправкаларда намаз бүлмәләре ясау идеясен 2022 елның җәендә Татарстан Диния нәзарәте һәм «Ирбис» ягулык станцияләре хәбәр иткән иде. Ил буенча барлыгы 24 шундый гыйбадәт бүлмәсе ачылырга тиеш иде. Намаз бүлмәләре Түбән Новгород, Владимир һәм Пенза өлкәләрендә, шулай ук Чувашия, Марий Эл һәм Башкортстан республикаларында М-5 һәм М-7 трассаларында ачылырга тиеш булган.

Беренче намаз бүлмәсе узган елның июнендә Чувашиядә ачылды, соңрак тагын берәү барлыкка килде. Аннан соң Түбән Новгород өлкәсендә дә ике намаз бүлмәсе ачылды. Ләкин, проект үзенең беренче «туган көненә» хәтле яшәмәскә мөмкин.

«1 ай чамасы элек минем каналга аноним хат килде. Анда Владимир һәм Түбән Новгород өлкәләрендә намаз бүлмәләрен ябуларын язганнар. Алар беркемгә дә комачауламый бит. Бәлки, кемнеңдер үзе яшәгән төбәктә аларны күрәсе килмидер», – дип сөйләгән блогер 116.RU басмасына.

Моның сәбәбе – намаз бүлмәләренең артуы, ә МЧС һәм прокуратура кебек күзәтчелек органнары тикшерүләре ниндидер сәбәп кенә, дип блогер. Рәсүл Тавдиряков намаз бүлмәләре ябылуның чын сәбәпләрен «Ирбис» вәкилләреннән белешергә тырышып караган, әмма анда аңа берни дә әйтмәгәннәр. Шулай ук проектның тагын бер авторы, «Кеше приюты» проекты җитәкчесе Азат Гайнетдиновка да мөрәҗәгать иткән, ләкин анда да бу хәлләргә аңлатма таба алмаган. Бары тик беркем дә җәнҗал чыгуын теләми, дип ышана блогер.

«Намаз бүлмәләрен саклап калып булмаячак. Мәсәлән, Владимир өлкәсендә аларны япканнар инде. Башка төбәкләрдә дә аларны алып кую өчен бар нәрсә дә әзер. Мөселман буларак, бу – безне бик кимсетә. Бездә KazanSammit уза, без анда башка мөселманнар белән, хәтта талиблар* (Россиядә тыелган экстремистик хәрәкәт) белән дә аралашабыз. 9 Май парадында президент янәшәсендә мөселман республикалары башлыклары утыра. Ягъни, тышкы сәясәт мөселманнар белән дуслыкка юнәлгән, ә дәүләт эчендә шундый хәлләр майтарыла. Бер дә мантыйкка сыймый бу», – диде Рәсүл Тавдиряков.

116.RU журналисты белән аралашканда, адвокат Руслан Нагиев мондый намаз бүлмәләренең гади намаз бүлмәсеннән бернәрсә белән дә аерылмавын әйтте.

«Бу – мәчет түгел, анда бернинди вәгазьләр дә, җәмәгать намазлары да узмый. Юлчы анда туктап ял итә, намазын укый ала. Моны хәтта ял бүлмәсе дип атарга була», – дип аңлатты ул.

Сайт редакциясе Татарстанның Диния нәзарәтенә һәм «Ирбис» ягулык станцияләре челтәренә аңлатма сорап мөрәҗәгать иткән. Бу хәлгә карата аларның фикерен соңрак чыгачак, диелә сайтта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100