Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу – могҗиза»: Айгөл Бариеваның мәрхүм ире төрле билгеләр белән янәшәсендә булуын аңлата

news_top_970_100
«Бу – могҗиза»: Айгөл Бариеваның мәрхүм ире төрле билгеләр белән янәшәсендә булуын аңлата
социаль челтәрләр

Мәрхүм җаннар якыннары янына гел кайтып йөри, гаиләләрендә булган күңелсезлекләр өчен борчыла, дип сөйлиләр. Узган ел ирен җирләгән җырчы Айгөл Бариева да Ленарын һәрвакыт янәшәсендә тоюы хакында еш сөйли. Ул бу юлы да, иренең иң яраткан шәһәре Святлогорскига ялга килгәч, кеше ышанмаслык хәлләргә юлыккан. Ире, төрле билгеләр аша, үзенең дә әлеге сәяхәттә Айгөле янәшәсендә булуын аңлатырга тели. 

«Без узган ел бу сәяхәткә Ленар белән барырга тиеш идек. Путевкалар, билетлар алынды… Тик Аллаһы Тәгалә барысын да үзгәртеп куйды.

Бүген аэропортка барышлый, эчемнән генә: «Ленарым, янәшәмдә булуыңны берәр җыр аша сиздер әле», – дип сорадым. Бәлки, ышанмассыз да, шул вакыт түбәндәге җыр яңгырады. Максим Фадеев «Ты все равно жив». Менә шуннан соң, алар безне ишетми һәм күрми дип, ничек әйтә алабыз?» –  дип язган җырчы. 

Сәер хәлләр моның белән генә тәмамланмаган әле. Айгөл Бариева үзләре урнашкан кунакханәнең капкаларына «Л» һәм «Ю» хәрефләре язып куелган булуны күреп ала. «Хәтта биредә билгеләр. Мин шок халәтендә. Әлеге сәяхәттә бергәләп йөрибез кебек. Бу – могҗиза!» – дип сөйли җырчы.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100