Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу - тормышымдагы иң авыр төн булды» – җырчы Миләүшә Сафина җитди операция кичергән

news_top_970_100
«Бу - тормышымдагы иң авыр төн булды» – җырчы Миләүшә Сафина җитди операция кичергән
"Татар-информ" архивы

«Бик авырта» , – дип язып, җырчы Миләүшә Сафина социаль челтәрләрдә ашыгыч ярдәм машинасында барган фотосын куйган иде.  Бүген җырчы үзенең бик катлаулы операция кичерүе турында хәбәр итте. 

Операциягә көндезге сәгать бердә алып кереп киттеләр. Палатага кичке сигездә генә төшерделәр. Операциянең ничек узуы турында белмим, табиб белән сөйләшмәдем әле. Наркоздан бик озак айныдым. Төне буе йокламадым, мөгаен, бу минем тормышымдагы иң авыр төн булгандыр.

Директым хатлар белән тулган. Ләкин аларга җавап бирерлек хәлем юк, – дип яза ул социаль челтәрләрендә.

Миләүшә Сафинаның исән-сау тернәкләнеп, аякка басуын теләп калабыз. Узгынчы чирләр булсын. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100