Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сез еламагыз, бары тик көтегез»: мобилизацияләнгән егетнең хыялын чынга ашырганнар

news_top_970_100
«Сез еламагыз, бары тик көтегез»: мобилизацияләнгән егетнең хыялын чынга ашырганнар
Әлфия Хәбибуллинаның телеграм каналындагы видеодан скриншот

Алып баручы Әлфия Хәбибуллинага социаль челтәрләрдә мобилизацияләнгән бер егетнең гармун эзләве турында хәбәр иткәннәр. Ул исә әлеге мөрәҗәгатьне эш төркемнәренә урнаштырган. Кайтаваз да озак көттермәгән. Җыр-моңга гашыйк егетнең зур хыялын тормышка ашыру тарихын алып баручы Телеграм каналында яза. 

«Бәхет вак шатлыклардан төзелә! Бүген Рушания ханым Вәлиева мобилизациягә эләккән егеткә бәхет бүләк итте! Минем постны күрү белән үк ул: «Иремнән калган гармун бар, беркемгә бирмәдем, ирем төсе итеп сакладым. Сезнең язманы укыгач, миңа эчке тавышым: «Бернигә карамыйча бир», – диде. Ике дә уйламый, чын күңелдән бирәм! Бу гармун җиңү китерсен!» – дип язды.

Иван – гармунның хәзерге иясе, удмурт егете. «Мин кайтырмын. Бу – минем талисманым. Бары тик җиңү белән кайтырбыз. Сез еламагыз, бары тик көтегез. Бер өстәл артында җиңүне бәйрәм итәрбез әле», – дип сөйләде ул безгә. Иван күптән түгел генә өйләнгән», – дип яза Әлфия Хәбибуллина. 

Артист әлеге гармунны иясенә тапшырган мизгелләрне видеога төшергән. «Бу – тормыш. Карагыз бу бармакларга… Алар эшләми, ләкин уйныйлар», – дип сөйләгән хәрби. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100