Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу минем өчен яңа юнәлеш» - Рөстәм Нәбиевка Президент нинди вазыйфа йөкләгән?

Рөстәм Нәбиев шатлыклы хәбәре белән бүлеште.

news_top_970_100
 «Бу минем өчен яңа юнәлеш» - Рөстәм Нәбиевка Президент нинди вазыйфа йөкләгән?
Рөстәм Нәбиевның Инстаграм аккаунтыннан

«Күпләр бу яңалыкны мәгълүмати пабликлар аша белде, тик бу хакта үзем язсам, дөрес һәм гадел булыр.

20 декабрьдә, Россия Президенты В. В. Путин РФ Иҗтимагый палатасы составына мине кертү турындагы указга кул куйды.

Минем өчен бу яңа юнәлеш, яңа эшчәнлек төре, яңа вазыйфа. Бу хезмәтем миңа ышанган кешеләргә мөмкин кадәр файда китерер дип өметләнәсе килә!

Нинди сораулар һәм проектлар белән шөгыльләнәчәгем әлегә билгеле түгел. Барысын да Яңа елда беләчәкбез.

Хәерле сәгатьтә!

Барысы да уңышлы булсын!» — дип язган ул.

«Шәп! Шатланабыз һәм горурлнабыз», «Без сезгә ышанабыз! Барысы да килеп чыгар», «Менә бу яңалык, ичмасам», — дип уңышлар теләгәннәр Рөстәм Нәбиевка инстачылар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100