Буллинг мәктәпләрдә кискен проблемаларның берсе булып кала. Кимсетү, рәнҗетү, кушамат тагу, кыйнау һәм башкалар – бу күренеш төрле формада чагыла һәм еш кына вакытында ачыкланмый.
«Ватаным Татарстан» газетасы әлеге темага түгәрәк өстәл уздырды. Анда укытучылар, психологлар, журналистлар һәм буллинг белән очрашкан бала әнисе катнашты. Очрашуда яңгыраган кайбер фикерләрне тәкъдим итәбез.
«Башка мәктәпкә күчү яхшырак, дигән карарга килдек»
Түгәрәк өстәлнең төп героинясы – дүрт бала әнисе, блогер Энҗе Нармаева булды. Аның 12 яшьлек улы элеккеге мәктәбендә буллинг корбаны була:
Андый вакыйгалар турында укыганда да, күргәндә дә: «Бу минем балам белән булмас», – дип уйлыйсың. Улыбызның шундый хәлгә таруына без шаккаттык. Ул безнең тыныч, тыйнак бала, аңа 12 яшь.
Мәктәптә улыбыз белән бәйле бер хәл булды. Аңлашылмаучанлыкны бетерү өчен, безгә, әти-әниләргә, балалар арасындагы мөнәсәбәтләргә кысылырга туры килде. Безнең терәкне, битараф булмавыбызны күреп, улыбыз класста кыерсыту, рәнҗетү, кушамат тагу, хәтта кыйнау очраклары булганын әкренләп сөйли башлады.
Ике-өч ел элек булган вакыйгаларны расларлык СМСлар, видеолар юк иде. Шуңа күрә буллинг булуын дәлилли алмадык.
Укытучылар белән дә сөйләшеп карадык. Алар: «Без монда бернәрсә дә эшли алмыйбыз. Сез – әти-әниләр үзара сөйләшеп карагыз», – диделәр.
Әти-әниләр белән телефоннан сөйләштек, ләкин нәтиҗә булмады. Алар: «Бу сезнең бала сүзеннән генә. Безнең бала андый хәл турында сөйләмәде», – дип җавап бирде. Шуңа күрә башка мәктәпкә күчү яхшырак, дигән карарга килдек. Яңа ел каникулларыннан соң, тиз арада башка мәктәп табып, шунда күчтек. Баланың психикасына зыян килмәсен дип, аны тынычрак мохиткә күчерергә тырыштык, – дип сөйләде әни кеше.
«Күрешеп сөйләшергә кирәк иде»
Укытучыларның «бернәрсә дә эшли алмыйбыз» дигән сүзенә игътибар иттем, – диде укытучы Нурисә Шәвәлиева. – Мин – бишенче сыйныф укытучысы, балаларны беренче сыйныфтан алып бардым. Күбесен бик яхшы беләм. Бишенче сыйныфка күчү чоры үзе үк катлаулы. Яңа укучылар килде һәм дүрт очрак булды.
Нурисә Шәвәлиева укучыларның проблемаларына «күзәтүче» булып кына калмый.
Эшне үземнән башладым. Башта берсе белән, аннары икенчесе белән сөйләштем, барысын да яздым. Соңыннан психологка мөрәҗәгать иттем. Ул һәр бала белән аерым эшләде. Бу процесс берничә этаптан торды.
Икенче очракта әти-әниләр белән җыелыш үткәрдек. Аннары әтисен дә әнисен дә чакырдык. Чөнки еш кына әти бернәрсә белми, әни бөтен дөньяны алып бара. Өченчесе – әти-әниләр һәм балалар катнашында уртак очрашу булды.
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Нурисә Шәвәлиева фикеренчә, баланың яңа класста адаптациясе уңышлы үтүе укытучыдан тора.
«Ул юкка гына безнең мәктәпне, классны сайламаган. Без аңа уңай мохит тудырырга тиеш», – дип, укытучы укучыларга аңлатып өлгерергә тиеш. Әгәр укытучы бу этапта шуны эшли икән, бала уңышлы адаптация уза. Әгәр бу төшеп кала икән, мондый хәл кабатланырга мөмкин, – диде ул.
«Буллингны булдырмау – коллектив эше»
Казан шәһәренең 182 нче лицее тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Расих Камалов:
Әти-әниләр белән телефоннан сөйләштек, дидегез. Күзгә-күз карап сөйләшү бөтенләй икенче нәрсә. Телефоннан сөйләшкәндә кеше бер-берсен күрми, күзләрен, нинди хисләр кичергәнен аңламый. Кеше бер җөмләне яхшы итеп язып җибәрергә мөмкин. Икенче кеше аны үз халәтенә карап кабул итә, – диде .
Аның фикеренчә, иң элек балалар белән аралашырга, әти-әниләрне җыярга, аңлату эшләре алып барырга кирәк. Укытучы бу очракта модератор ролен үти.
Безнең үзебездә ике бина: беренче бинада 1–4 нче сыйныфлар, икенчесендә 5–11 нче сыйныфлар укый. Ике бинада да икешәр психолог эшли. Бу эш психолог белән генә бармый, бу – коллектив эше.
Буллинг кичергән баланы алга таба игътибарсыз калдырырга ярамый.
Хәзер сезнең балагызның укытучылар һәм башка балалар тарафыннан күзәтү чоры бара. Берәр социаль челтәрдә сезнең балагыз турында бер сүз генә язсалар да, ул яңа мәктәптә таралырга мөмкин. Мондый хәл булса, сез бала белән сөйләшергә тиеш. «Әгәр берәр нәрсә язсалар, син үзеңне тыныч тот, миңа яз, әтиеңә яз, класс җитәкчесенә бар, дип әйтегез». Беренче вакытта баланы ялгыз калдырмау мөһим. Кире очракта бала кабат ябылырга мөмкин, – диде Расих Камалов.
Психолог фикере: кыерсытылган бала үзе кыерсытучыга әйләнергә мөмкин
Класста буллинг булуы ачыклангач, баланы классыннан аерырга кирәк түгел. Киресенчә, уртак эш, хезмәт ярдәмендә классны берләштерү юлларын эзләргә кирәк. Бу турыда психолог Ильмира Муфтахова сөйләде.
Күрешкән, очрашкан очракта да әти-әниләр бу проблема тирәсендә генә сөйләшә башлый. «Сез нишләп кыерсыттыгыз? Кыерсытмагыз, башка алай эшләмәгез», – дип хәлне кискенләштерәләр. Чынлыкта, иң беренче эш итеп классны җыярга кирәк. Кыерсытылган баланы аерып куярга түгел, ә башка яктан мәсьәләне чишәргә мөмкин. «Әйдәгез әле бергә шуны эшлик», – дип, классны берләштерергә була. Бу ситуациягә турыдан-туры кагылмыйча да, аны хәл итеп була, – диде белгеч.
Ул буллинг белән очрашкан бала психологиясенең бер үзенчәлеген дә билгеләп үтте:
Буллингның икенче ягы да бар. Практика күрсәткәнчә, кыерсытылган бала, аны башка мәктәпкә күчергән очракта, үзе кыерсытучыга әйләнергә мөмкин. Ул үзенә шундый «гаилә» эзли, кыерсытуга җавап бирә, үч ала. Бу тагын да куркынычрак, – диде ул.
Әти-әнигә күзәтүчән булу мөһим
Буллинг бер атна, бер ай, хәтта берничә ел дәвамында да барырга мөмкин. Чөнки классташлары тарафыннан кыерсытылган бала бу турыда әти-әнисенә сөйләми. Психолог Гөлзар Вәлиева фикеренчә, әти-әни белән бала арасында җылы мөнәсәбәт булмаса, бала үз проблемалары турында сөйләми.
5–6 нчы сыйныфларда укыган балаларның гормональ фоны, әйләнә-тирәсе үзгәрә башлый. Башта бер укытучы булса, хәзер аларны берничә укытучы укыта. Бу – бала өчен стресс. Шуңа күрә карарга кирәк: бу үзгәрешләр стресс аркасында гынамы, әллә инде аңа кыерсыту да кушылганмы. Әти-әнигә бик күзәтүчән булырга кирәк.
Аның сүзләренчә, класста буллинг укытучының лидерлык сыйфатлары җитмәгән очракта да барлыкка килергә мөмкин.
Кешедә барыбер хайванга хас сыйфатлар бар. Көтү мисалын алыйк: көтүчесез ул төрле якка тарала, бер көчлесе башкаларны үз артыннан ияртә башлый. Балаларны да система итеп карасак, аларга лидер кирәк. Әгәр укытучы көчле лидер булса, балалар аңа карый.
Расих Камалов сүзләренчә, балаларның үз-үзләрен тотышында гаилә дә зур роль уйный.
Бала кемнедер кимсетүдән ләззәт таба, үзен көчле итеп тоя башлый. Монда балалар гаепле түгел. Аларның кешеләргә мөнәсәбәте, үз-үзләрен тотышы иң беренче чиратта гаиләдән килә, – диде ул. Шуңа күрә әти-әни үзенең эш-гамәлләренә игътибарлы булырга тиеш. Чөнки һәр бала бу дөньяны иң элек ата-анасы аша танып белә.