«Бу матурлыкка күзләр камаша» — Рөстәм Асаев тулы гаиләсен күрсәтте
Инстачылар җырчының балалары барысы да аңа охшавы турында язган.
Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, Казан шәһәр филармониясе солисты бөтен балалары белән бергә фотога төшкән.
«Ксерокс», «Бөтен балалары үзенә охшаган», — дип язучыларга бер инстачы «кияүдә охшаган», дип шаярткан.
Җырчының гаиләсенә сокланучылар күп, матур теләкләр язганнар һәм смайликлар белән «кәеф күтәргәннәр».
«Сөбханаллаһ! Бу матурлыкка күзләр камаша! Балаларыгызга кирәк булып, олыгайган көнегездә алар сезгә терәк булып яшәргә язсын», — дип комментарий калдырган җырчының бер виртуаль дусты.