Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бу кызны тынычландырыгыз!" Чаллыдагы Яңа ел корпоративында халык өелешеп сугышкан - видео

"Бу кызны тынычландырыгыз!" Чаллыдагы Яңа ел корпоративында халык өелешеп сугышкан - видео

news_top_970_100
"Бу кызны тынычландырыгыз!" Чаллыдагы Яңа ел корпоративында халык өелешеп сугышкан - видео
Чаллыдагы "Автостекла" компаниясе хезмәткәрләре шәһәр кафеларының берсендә бәйрәм иткәндә сугыша башлаганнар. Сугышта ирләр генә түгел, хатын-кызлар да бик актив катнаша. Видео социаль челтәрләрдә таралды.

Бер ирнең башына шампанский шешәсе белән сугалар, бәхеткә, шешә ватылмый.

Корпоративны алып баручы сугышучыларны тынычландыра алмый. Аптырагач, ул кызларга мөрәҗәгать итә: "Кызлар, үзегезнең кызлар икенегезне онытмагыз!" Аннары ул аерым сугышучыларны тынычландырмакчы булып: "Бу кызны тынычландырыгыз!" - дип мөрәҗәгать итә. Ул кызны "тынычландыру" да сугышка әйләнә.

Аптыраган алып баручы: "Ял итә белмәсәгез, ял итмәгез", - ди.

Chelny-biz.ru сайты язуынча, бу көнне кафеда берничә компания, шул исәптән, адвокат конторасы да ял иткән. Сугыш шушы ике компания вәкилләре арасында чыга. Газета язуынча, кунакларның берсе "чит өстәлдәге" кияүдәге хатынга бәйләнә башлый. Аңа кисәтү ясыйлар, ул сугышка әйләнә. 

Кафе администрациясе полиция чакырган, алар килгәнче гаеплеләр качып өлгергән. Тикшерү бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100