«Әбисен дә, әнисен дә уздыра». Ландыш Нигъмәтҗанова кызы Ләйлә татар халык җырын башкара
Фәрит Таишев белән Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә «Сагыну» исемле татар халык җырын җырлый. Бабасы гармунда уйный, тамашачы булып энесе Каюм утыра. Ләйләнең өздереп җырлавы белән әнисе социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашкан.
«Искиткеч моңлы тавышлы. Киләчәктә уңышлар телим, талантлы җырчы булырга язсын»;
«Афәрин, Ләйлә! Эх, өздерәсең бит»;
«Артистларың бер җирдә торсын, диләрме әле»;
«Бу кыз әнисен дә, әбисен дә уздыра икән»;
«Чын татар кызы ул», – дип сокланган видеоны караучылар.