Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу — куркыныч билге». Башкортстанда авылларга килүче бүреләрдән зарланалар - видео

Көндез юлдан чаптырып йөрүче бүреләрне шаһитлар төшереп алган.

news_top_970_100
«Бу — куркыныч билге». Башкортстанда авылларга килүче бүреләрдән зарланалар - видео
https://pixabay.com

Башкортстанның Ишембай районында бүреләр авылларга якын килә башлаган. Биредә яшәүчеләр ерткычлардан курка, дип «Башкортстан» телеканалы хәбәр итә.

Бер ир-ат юл буенда ике бүрене видеога төшергән.

«Ишембай районында яшәүчеләр чаң суга. Бүреләр торган саен ешрак күренә. Авыл халкы трассадан йөгереп бара торган бүреләрне видеога төшергән. Ерткычлар сигнал тавышыннан да курыкмый. Бу — куркыныч билге, ди авыл халкы. Мәләвез һәм Бөрйән районнарында да шул ук хәл», диелә бу хәбәрдә.

Видеода көндез юлдан чабып бара торган бүреләр сурәтләнгән.

Соңгы тапкыр бүрене Макаров авылы янында видеога төшергәннәр. Район халкы көн саен диярлек ерткычлар очрата икән.

Әлеге видеода урамда эңгер-меңгер чак сурәтләнгән, юлдан тагын бүре чабып бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100