news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бу – куркыныч! Яшелчәләргә яңгыр суы сибүнең нинди зыяны бар?

news_top
Бу – куркыныч! Яшелчәләргә яңгыр суы сибүнең нинди зыяны бар?
Фото: © «Татар-информ»

Күп кенә бакчачылар яңгыр суын файдалы һәм экологик яктан чиста дип саный. Алар хәтта аны зур мичкәләрдә махсус җыеп та куя. Әмма белгечләр кисәтә: мондый суны ашарга яраклы үсемлекләргә сибүнең зыяны да бар. Бу турыда «АиФ» яза.

«Мондый суда еш кына шартлы патоген микроорганизмнар табыла: эчәклек таякчыгы, шулай ук Pseudomonas һәм Bacillus төркеменә кергән бактерияләр. Алар явым-төшемнән соң су җыю савытларына эләгә – түбәләрдән, вентиляция каналларыннан һәм башка өслекләрдән тузан, пычрак һәм кош тизәге юылып төшә, – дип сөйләде aif.ru басмасына бакчачы Лариса Микаллеф. – Мондый пычранулар үсемлекләрнең авыруларына китерергә, үсешен тоткарларга һәм уңышны киметергә мөмкин. Өстәвенә, яшелчәләрне термик эшкәртүсез кулланганда, бактерияләр кешегә дә зыян китерергә мөмкин».

Биологик куркынычлардан тыш, яңгыр суы химик пычрануга да дучар була. Кайбер төбәкләрдә анда авыр металллар, кургаш, шулай ук тирәлектә таркалмый торган һәм үсемлек тукымаларында җыела ала торган кушылмалар табалар. Алар кеше организмына эләккәч, сәламәтлектә җитди проблемалар китереп чыгара.

Шулай ук онытмаска кирәк: яңгыр суында кальций, магний һәм башка тормыш өчен кирәкле минераллар юк диярлек. Үсемлекләр өчен бу – туклану җитмәү, ә кеше өчен – еш кына «файда» дип әйтелә торган сыйфатның булмавы.

Ачык савытларда су саклау да өстәмә куркыныч тудыра: мондый шартларда бактерияләр һәм суүсемнәр тиз үрчи, зарарлану куркынычын тагын да арттыра.

Шулай да, яңгыр суыннан бөтенләй баш тарту мәҗбүри түгел, дип ассызыклый белгеч. Аны чистартканнан соң, фильтрлау, кайнату яки сорбентлар һәм агач көле белән эшкәртеп кулланырга мөмкин.

Ә менә декоратив үсемлекләр өчен яңгыр суы шактый яраклы – тик аны күләгәдә урнашкан, капланган һәм яктылыкны үткәрми торган мичкәләрдә саклау кирәк. Белгечләр шулай ук яфракларны, кош тизәген һәм башка пычрануларны тотып калучы фильтрлар белән җиһазландырылган савытлар куярга киңәш итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар