«Бу космос!» - Рөстәм Миңнеханов Амур өлкәсендә «Көнчыгыш» космодромында булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Амур өлкәсендә эш сәфәрендә. Ул төбәк губернаторы Василий Орлов белән бергә «Көнчыгыш» космодромында булды. Бу турыда ул МАХ каналында яза.
«Бу космос!» – дип яза Рөстәм Миңнеханов.
Сәфәр барышында алар «Союз» һәм «Ангара» старт комплексларын, шулай ук хезмәт күрсәтә торган мобиль манараны караган.
Миңнеханов билгеләп үткәнчә, космодромнан инде 21 ракета-носитель җибәрелгән, 300дән артык космик аппарат максатчан орбиталарга чыгарылган.
«Космодром хезмәткәрләренә җаваплы һәм катлаулы, шул ук вакытта ил өчен бик тә мөһим эшләрендә уңышлар телим!» дип яза Татарстан Рәисе.