Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Косметологка барма ди ялындык»: артын зурайтырга теләгән кыз операция вакытында үлгән

news_top_970_100
«Косметологка барма ди ялындык»: артын зурайтырга теләгән кыз операция вакытында үлгән
«Газета.Ru» сайты

«Бу косметологка бармавын сорап ялындылар»: арт санын зурайтырга теләгән кыз операция вакытында үлгән.

Махачкалада Мукминат Шабасова өй шартларында арт санын зурайту буенча операция ясатканда вафат булган. Мукминатның якын дусты сөйләгәнчә, дус кызлары аны бу косметологка бармаска озак кына күндерергә тырышкан. Бу операцияне ясарга тиешле косметолог Уманың абруе начар булган. Бу хакта «Газета.Ru» сайты яза.

«Операцияне ясарга тиеш косметолог Ума күптән түгел генә сертификат алды. Ул 2 атналык курс узды һәм косметолог булды. Моңа кадәр керфек үстерү белән шөгыльләнде. Аның Дагыстанда барысы да белә. Керфек үстереп танылды ул. Бөтенесе дә аны «үз эшен эшли белми» дип сөйләде. Бөтен кызлар да аның начар эшләвенә зарланды. Шуннан соң ул ниндидер курслар узды да косметолог булып куйды. Аның аккаунтында күрергә була – ул күп кызларга ирен, борын ясаган, арт саннарын үстергән. Ума Миканың танышы иде, ул шуңа күрә аңа барырга булды. Ышанып барды», – дип сөйләде һәлак булган кызның якын дусты.

Ул сөйләгәнчә, операциягә 3 көн кала Миканың температурасы күтәрелгән һәм 38 градустан төшмәгән. Кыз хәтта эшкә дә бара алмаган.

«Һәм менә шул кеше янына барып кушеткага ятканда да, аның температурасы бар иде. Мика фатирда 3 кыз белән яшәде. Алар аның ул косметологка бармавын үтенгән, ялварган: «Мика, тагын бер кат уйла, бәлки, моңа түгел, ә тагын акча җыеп, әйбәтрәк косметологка барырсың», – дип язганнар. Ләкин Мика бөтенесе дә өйдә булганда, беркемгә әйтмичә чыгып киткән, такси чакырган һәм шул кыз янына киткән. Бу соң гына, кичке 9лар тирәсендә була. Әгәр ул Ума шунда ук аллергиягә проба алган булса, лидокаин кадаган булса. Ул моны эшләргә тиеш булган, шулай эшләгән булса, болай булмас иде. Мика үзе дә мондый реакция буласын белмәгән. Моңа кадәр ул иреннәрен, борынын, ияген ясаткан иде. Ягъни, болар барысы да башка төрле наркоз белән эшләнә. Крем белән авыртуны бетерәләр дә, шул. Ләкин аңа лидокаин ясамаганнар. Димәк, ул гомерендә беренче мәртәбә шушындый әйбер белән очрашкан булып чыга. Мика 15 минут эчендә үлеп киткән», – дип сөйләде Миканың дусты.

Бу хәлдән соң Миканың танышларын полициягә чакырталар, сорау алалар, алар төне буе шунда була.

«Бу хәлдән бездә паника булды. Миканы үтергән ул Умадан яшәгән җиреннән китмәү турында имза алганнар. Аңа җәза бирерләр дип, бик өметләнәбез», – диде вафат булган кызның дусты.

20 июньдә Дагыстан буенча Россия Тикшерү комитеты Махачкалада 22 яшьлек кызның өй шартларында арт санын үстерү буенча операция ясатканда вафат булуын хәбәр иткән иде. 19 июнь кичендә Мукминат Шабасовага авыртуны баса торган препарат ясыйлар, һәм кызның хәле начарлана. Ул «ашыгыч ярдәм» килеп җиткәнче вафат була.

«112» мәгълүматларына караганда, процедураны ясаган косметолог яшәгән җиреннән китмәү турында имза биргән. Сорау алганда ул, препаратны кертер алдыннан, Мукминат аллергия ихтималы турында соравын әйткән. Тегесе исә косметологларда берничә тапкыр лидокаин ясатуын әйткән.

Үлем сәбәбен суд-медицина экспертизасы ачыклаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100