Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бу концерт безгә алга таба эшләргә күңел тынычлыгы бирә": Казанда Айгөл Фазыйловага ярдәм концерты үтте

Казанда татар дәүләт филармониясе бакчасында яман шеш белән көрәшүче ялгыз ана Айгөл Фазыйловага ярдәм йөзеннән хәйрия концерты үтте.

news_top_970_100
"Бу концерт безгә алга таба эшләргә күңел тынычлыгы бирә": Казанда Айгөл Фазыйловага ярдәм концерты үтте

Хәйриянең асылын бик гади итеп Татар дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахманов аңлатты:

- Монда килгән һәр тамашачының күңеленә хәйрия халәте салынып калсын иде, чөнки кеше бу дөньяда бер-берсенә ярдәм итеп яшәргә тиеш. 

Ярдәм дигән әйбер ул безгә көндәлек тормышта да, авыру халәтендә калганда да, хәтта ки шатлыклы вакытыбызда да кирәк. Ярдәмчелек безнең һәрберебезнең күңелендә бар, аңа вакытында дөрес юнәлеш биреп торырга кирәк. 

Сабыйларыбызга, балаларыбызга, туганнарыбызга, дөньяда тормышка аяк атларга ярдәм итәбез. Безнең янәшәбездә яшәгән барлык кешеләргә дә ярдәм кулын сузарга һәм шундый балалар үстерергә кирәк. Айгөл Фазыйлова мисалында, меценатларыбызга, финанс ягыннан хәлле булган кешеләргә һәр балага, һәр авыру кешегә, пенсионерга ярдәм кулын сузарга кирәклеген күрсәтәсебез килә, - диде ул.

Айгөл Фазыйлованың аянычлы тарихы республикада берәүне дә битараф калдырмады. Яшь әни куркыныч авыру белән көрәшә һәм улы Әмир өчен сыкрый. Ул бит аны ялгыз үстерә... 

Хәйриядән филармониядә эшләүче дүрт зур иҗат коллективы да читләшмәгән, барлык артистлары изге эшкә үзләреннән иҗади яктан да, матди яктан да өлеш керттеләр. Тамашачылар да булдыра алганча ярдәм итте - концертта акча җыю өчен махсус тартмалар куелган иде.

- Бу концерт безгә алга таба җиң сызганып эшләргә күңел тынычлыгы бирә. Әгәр син ярдәм кулыңны кемгәдер сузасың икән, сиңа меңәрләгән савабы белән кайтыр. Мин аны үземнең яшәү рәвешендә дә тоям. Гомерем буена көчемнән килгәнчә, башкаларга ярдәм итәргә тырыштым. Бүгенге көндә бик шатланып яшим, сау-сәламәт, гаиләм исән-имин, киң күләмле тамашачым бар, - дип сөйләде Айдар Фәйзрахманов.

Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Айгөл Фазыйлова белән якыннан таныш булмавын, әмма моның ул кадәр үк мөһим дә булмавын әйтте.

- Мохтаҗ кеше мохтаҗ инде, бу очракта бер нәрсәгә дә карап торырга кирәк түгел. Хәйрия концертларын без традицион рәвештә уздырабыз, безнең өчәр йөз меңгә кадәр акча җыйганыбыз бар, - дип билгеләп үтте ул. 

ТР Дәүләт халык уен кораллары оркестры сәнгать җитәкчесе, Россинең халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты – Анатолий Шутиков коллективының хәйрия концертына махсус әзерләнгәнен әйтте.


- Россиянең бер генә артисты да без уйнаган кебек уйнамый. Без ярты сәгатьлек программаны ятлауга махсус әзерләндек. Бу минем оркестрымның һәм артистларымның зур мәхәббәте. Мин дирижер буларак артистларга тәэсир итәргә, ярдәм итәргә тиеш. Безнең концерт - изге эш, әйләнә-тирәбездә матди көчкә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итәбез. Мин моны яхшы, дөрес дип саныйм, - диде ул.

Айгөл Фазыйловага ярдәмгә чыккан тагын бер коллектив - Татарстан Республикасы Филармония джаз оркестры һәм аның сәнгать җитәкчесе Сергей Васильев.

- Бүген без ачык һавада концерт оештырабыз, биредә махсус килгән кешеләр бик күп, шулай ук очраклы рәвештә килгәннәр дә күп. Алар музыка тавышын ишетү белән шушында килеп җиттеләр. Мондый акцияләр бик мөһим, һәм музыкантларның да, җәмәгатьчелекнең дә роле монда бик зур. Шушындый зур эшнең бер өлешен башкаргач, мин каушамыйм, борчылмыйм, мин дөрес нәрсә эшләгәнемне беләм. Чыгышыбызның мохтаҗ кешеләргә мөмкин кадәр күбрәк файда китерүен телим. Хәтта ярдәм итәргә мөмкинлекләре булмаган кешеләр өчен дә монда булу, бөек сәнгать белән танышу - зур бәхет, - диде Сергей Васильев.

Хәйрия концертына килгән тамашачылар белән дә сөйләшеп алдык.

- Мин хәйрия концертына беренче тапкыр килдем. Шушы коллективларның мондый акцияне үткәрүе бик тә сөендерә. Табигать тә бүген килешле, матур, - дип фикерләре белән уртаклашты бер тамашачы ханым.

Тагын бер тамашачы хәйрия чараларына даими йөрүен әйтте:

- Хәйрия концертында теге елны да булган идем, теге елгысы бик ошаган иде, шуңа бу елны да килдем. Айдар Фәйзрахманов, чувашлар һәм башкалар бар иде. Барысын да истә калдырмадым, тик барлык номерлар да бик матур булды. Минем Бишкектан кунагым бар иде, ул бу концерттан таң калды, - диде ул.

Концерт программасында, иҗат коллективлары чыгышыннан тыш, тамашачылар өчен кызыклы викториналар, бәйгеләр, бушлай фотосессияләр оештырылды, билетлар уйнатылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100