news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бу көннәрдә бик еладым» – Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар гаиләсендә күңелсез хәл

news_top
«Бу көннәрдә бик еладым» – Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар гаиләсендә күңелсез хәл
Фото: "Татар-информ" архивы

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар гаиләсендә күңелсез хәл. Аларның уллары Алим, авырып, хастаханәгә эләккән.

«Дуслар, берничә көн сезнең белән элемтәгә кермәвемнең сәбәбе бар. Улыбыз чирләде. Башта аның белән ни булганын аңлый алмадык. Табиблар да төгәл генә җавап бирмәде. Эче авыртуын күрсәтте, берничә тапкыр температурасы да күтәрелде. Миңа «ашыгыч ярдәм» чакыртып, хастаханәгә китәргә туры килде.

Биредә тикшерүләр уздык, берничә тапкыр УЗИ да ясадылар, һәм проблеманың эчәклектә икәнлеге ачыкланды. Хәзер инде Алимның хәле яхшырып килә. Вакыт-вакыт эче авыртып ала әле, ләкин алдагы көннәрдәге кебек үк түгел инде. Бәлки, дүшәмбе өйгә чыгарырлар.

Бу көннәрдә бик нык еладым. Балам елады, һәм мин аңа берничек тә ярдәм итә алмадым… Бу дөньяда бала авырудан дә кыенрак берни дә юк. Барлык балалар да сау-сәламәт булсын», – дип язды бу хакта Алия үзенең телеграм-каналында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар