news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Бу клип җырыңа туры килми!": социаль челтәрләрдә Әнвәр Нургалиевның яңа клибын тәнкыйтьлиләр

"Бу клип җырыңа туры килми!": социаль челтәрләрдә Әнвәр Нургалиевның яңа клибын тәнкыйтьлиләр

news_top
"Бу клип җырыңа туры килми!": социаль челтәрләрдә Әнвәр Нургалиевның яңа клибын тәнкыйтьлиләр
Җырчы Әнвәр Нургалиев социаль челтәрләрдә яңа клибын тәкъдим иткән. "Яратканым" җырына эшләнгән бу клип Әнвәрнең инстадашларын аптырашта калдырган.

Әнвәр сөйгәне турында җырлый, ә клипта - Уфа күренешләре, Әнвәрнең концертларыннан өзекләр. Гаиләсен, сөйгән ярын бөтенләй күрсәтми. Халык шуңа аптыраган, күрәсең.   


"Яратканым" турында җырлагач, клипта мәхәббәт булырга тиеш, ә сезнең мәхәббәт җырга, халыкка һәм сәхнәгә", - дип язган бер инстадусты.

"Җырыгыз шәп, әмма клип темага туры килми", - дип тәнкыйтьләп язучылар бар.

"Минем сезнең клипта төшәсе килә" дип, үз-үзен тәкъдим итүче дә бар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар