Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу кичә»: Интернетта Тукайныкы дип атап йөртелгән оятсыз шигырьнең авторы кем?

Күп кенә танылган шагыйрьләрнеке кебек үк, Тукайның да киң халыкка барып ирешмәгән шигырьләре бар дип әйтәләр. Шундый шигырьләрнең берсе язучылар арасында колакка-колакка сөйләнә. Интернетта да бар ул шигырь. Ул чыннан да Тукайныкымы? «Интертат» шуны ачыкларга тырышты.

news_top_970_100
«Бу кичә»: Интернетта Тукайныкы дип атап йөртелгән оятсыз шигырьнең авторы кем?

Тукайныкы дип саналган «Бу кичә» шигыре ИЯЛИ архивында саклана. Имеш ул тәмәке кабына язылган. Шулаймы-юкмы — әйтә алмыйбыз, чөнки ИЯЛИ җитәкчесе Ким Миңнуллинга рәсми мөрәҗәгать итсәк тә, ул безгә бу шигырьне күрсәтмәячәген әйтте. Ул Тукайныкы түгел, ди ул. «Тукайныкы булмагач, димәк, ярый бит инде, халык үзенең архивында булганны күрергә хакы бар», дисәк тә, ризалашмады. «Минем үземнең дә күргәнем юк әле аны», ди. Шуңа күрә «оригинал» ны күрсәтә алмыйбыз. Әмма шагыйрь иҗаты белән кызыксынучылар аны ИЯЛИ архивыннан бу шигырьне эзләп таба ала - билгеле, рөхсәт булса.

«Бу кичә» шигыре чынанн да Тукайныкымы? Бу хакта әдәбият белгечләреннән сорадык.

Ркаил Зәйдулла, язучы: «Тукайныкына охшаган»

Мин күптән, студент чагыннан ук таныш инде ул шигырь белән. Аның өстенә «Мәхмүт Бөдәйли авызыннан» дип язып куелган. Мәхмүт Бөдәйли дигән кеше булган, ул репрессияләнгән, ләкин сөргеннәрдән исән кайта ул, тумышы белән хәзерге Мамадыш районыннан. Журналистикада да үзенең эзен калдыра ул, «Чаян» журналына нигез салучыларның берсе дип хәтерлим, ялгышмасам.

Ул Тукай белән аралашканмы, юкмы анысын әйтә алмыйм, күрешкәннәрме алар, юкмы, ләкин аңа бу шигырь каян барып эләккән — анысы да билгесез тарихка.

Тукай шигырьләренә бик нык охшаган ул. Шундый оста язылган чагыштырулар, метафоралар, шуңа күрә бу Тукайныкы түгел дип тә әйтеп булмый. Бу нәкъ Тукайныкы дип тә әйтергә безнең хокукыбыз юк, чөнки әгәр дә Тукайның кулъязмасы калган булса, анда инде шикләнмичә әйтергә булыр иде. Ә андый шигырь инде матбугатта чыга алмаган әлбәттә.

Тукай бит ул тышкы итәгать белән әллә ни аерылып торган кеше түгел. Туры сүзле булган, кайчагында ир-егетләрчә шаярта да белгән, кайвакытта, оятсыз дип әйтмим инде мин, кәгазьгә төшми торган сүзләрне дә кулланган аралашканда — истәлекләрдән билгеле.

Мин, мәсәлән, ул шигырь Тукайныкы булса да, гаҗәпләнмим. Шагыйрьләр арасында матбугат өчен түгел, ә үзара, дусларга укыта торган шигырьләр ул бар инде, әдәбият тарихында алар билгеле. Ул Пушкинда да, Лермонтовта да бар — Тукай үзенең остазлары дип әйткән шагыйрьләрне әйтәм инде мин.

Аннан соң, безнең урта гасырларда кулъязмаларга күчерелгән хикәяләрдә, анда бит ниндидер синтетиз, мәсәлән проза белән язып киләләр дә, шигырьгә күчәләр, аларның күбесенең авторлары да билгеле түгел. Күбесе башта фарсыга, аннан борынгы төрки телләргә тәрҗемә ителеп, аннан татарлар да бик яратып укый торган булган. Андый хикәяләр үзгәрешләр кичергән әлбәттә. Аларда да хәзер без ишеткәч күзне түбән төшерә торган сүзләр, вакыйгаларны тәфсилләп тасвирлау бар. Тукай бит инде ул әсәрләрне укып үскән кеше. Ләкин татар матбугатында ниндидер эчке цензура булган һәм андый әсәрләрне матбугатка бирмәгәннәр һәм бастырмаганнар да. Тукайның шигырендә турыдан-туры бер әйбер дә юк, ул ниндидер киная белән яза, ләкин нәрсә турында язганы ап-ачык билгеле.

— Ул тутырып язган бит, әгәр бер үк әсәр турында сүз йөртсәк…

— Әйе, анда туры текст белән дә бар. Әгәр Тукайныкы булган очракта да, мин моңа артык гаҗәпләнмим. Мин аны табигый кабул итәм, ул аны китапта бастырыр өчен язмаган. Аннары шәрыкта тутырып әйтүләр урта гасырларда ук гадәти була. Ә Тукайга барыбер шәрык әдәбияты балачагында бик нык тәэсир итә.

— Ничек уйлыйсыз, бу әсәр Тукайга мөнәсәбәтне үзгәртергә мөмкинме?

— Халык бит безнең төрле. Әмма мин андый пуританнарга, шулкадәр тәкъва булып йөрүче кешеләргә бик ышанып бетмим. Гадәттә эчтән бик нык бозык кешеләр тәкъва булып кыланырга тырыша.

Өлкәннәр өчен Тукай язганнарның берсе дә яңалык түгел, без бит инде беләбез балалар ничек ясалганын да, балалар ничек туганын да.

Әле туксанынчы елларда руслар арасында рус матын кулланырга ярыймы, кулланмаскамы дигән бәхәсләр чыгып торды. Безнең ул сүгенү сүзләре дә мәсәлән, минем колакка бик мөлаем булып ишетелә. Аннан соң сүгенү сүзләрен тикшерә башласаң, аларның ниндидер бер оятсыз сүз түгеллеген ачыкларга була. Мәсәлән, «кот» тамырыннан чыккан сүз. Кот — ул җан. Шул сүзгә бәйле күпме сүз хәзер сүгенү сүзе булып йөри.

Аннан соң, «с…ш» белән «сөеш» алар икесе бер үк сүзләр инде. Безнең кайчакта «г» авазы кулланыла, кайбер диалектларда төшеп кала. Шуңа күрә безнең ул сүгенү сүзләре дә шигырьгә бик таман гына булып ятып тора.

— Бу шигырь төгәл Тукайныкы дигән мәгълүмат юк бит.

— Юк, әмма өслүбе белән Тукайга бик охшаган. Тукай әйтә бит ул «мин шигырьләрне ат уйнаткан кебек уйнатам» ди. Монда да бу шигырь шул ат уйнатуның бер очрагы. Син кемнеке дип сорасаң, мин эчтән аның Тукай шигыре икәненә ышанам. Ләкин монда аны исбат итеп булмый кулъязмасы булмагач — аныкымы, түгелме. Ә бөтен стиль, тел, сурәтләү чаралары — барысы да Тукайныкына охшаган.

Мондый шигырьне Тукай замандашларыннан кем генә яза алыр иде икән?

— Хәзер дә яза алмыйлармы?

— Хәзер дә теләсә кем яза алмый моны. Чөнки бик олы талантлы кеше язганы күренеп тора… 

Фәрит Яхин, тәнкыйтьче: «Тукайныкы түгел»

— Бу шигырь турында болайрак нисбәт итәләр — имеш, сөяркәсе булган да, шул сөяркәсен барган, шулай итеп Тукай язган. Әлбәттә, андый уйдырмалар Тукай үлгәннән соң уйлап чыгарыла.

Аның бу шигыре минем хәтерем ялгышмаса, тәмәке кабына язылган. Тукай вакытында андый тәмәке булмаган, тәмәке түгел инде, сигаретмы, папиросмы. Минем шулай дип хәтеремдә калган — күптән инде, 90 нче елларда.

Бу шигырьне Тукайга нисбәт ителә торган шигырьләрнең берсе дип санаучылар бар. Ләкин мин үзем турыдан-туры аны Тукайга нисбәт итә алмыйм. Аның белән таныштым, Тукайның рифмасын сакларга тырышканнар, тик Тукайча чиста чыкмаган ул. Тукайның бөтен шигырьләре күз яше кебек чиста бит. Бу алай ук чиста түгел ул. Аның ритмикасы да ярым гаруз, ә андый тип бар инде ул шәкертләрдә. Мин шул якларына игътибар иткән идем. Шуңа күрә Тукайныкы түгелдер дигән фикердә.

Тукайныкы дип, Тукай күчереп алган дип нисбәт ителгән һәм ИЯЛИдә саклана торган документлар арасында шундыйлар бар, мин аларның күчермәләрен дә алган идем заманында. Әйтик мәсәлән, көлкеле журналларның, газета битләренә язылган төрле шигырьләр, тәрҗемәләр бар анда. Аның кайберсе туры килә Тукай исән вакытка, анда бит номеры бар. Кайберсе туры килми аның.

Тукай формасында гаруз белән язылган шигырьне Тукайга нисбәт итү бар бит инде.

Яңадан бер кат атрибуция үткәрүгә, ягъни Тукайныкы түгелме икәнме дип тикшерү үткәрергә исәбем бар, әле вакыт тими. Ләкин ул вакытта мин инде ачыклаган идем, атрибуция законнары буенча, ягъни авторлыкны билгеләү тәртипләре буенча, фәнни кануннар буенча Тукайныкылар түгел дип.

Тукайга нисбәт итү дигән сүзне ул вакытта да инкяр итмәдем, хәзер инде мин 100 процент ышана алмыйм аларның Тукайныкы булуына. Ул кафирә турында язылганнары да.

Әлбәттә, алай шаяртып язу һәм инде аларны Тукайга нисбәт итү булды, булган. Әйтик, бүтән шагыйрьләрнең, хәтта Зыя Ярмәкинең дә «әнкәм кабере ташы» турында, Тукайныкына аһәңле шигырьләр бар. Аларны да тукайныкы дип нисбәт итү бар иде. Аларны күреп, заманында төзәтеп барырга туры килде өлгергән кадәресен. Берара алар бик күбәеп киткән иде. Андый әйбер бар, ул булырга тиеш.

Әгәр инде әдәбият тарихына карасак, андый күренешләр бар. Әйтик, Пушкин белән бәйле. 19 гасырда Зуев дигән полковник яши Петербургта. Ул кинәт килеп чыга һәм игълан итә «Евгений Онегин» ның дәвамы, ахыры табылды дип. Бик күп төрле кулъязмалар тәкъдим итә башлый.

Бу вакытта шушы әйберләрне атрибуция — авторларын билгеләү буенча академик рус академигы Кор эшли башлый, Европа мәктәпләрен үткән кеше. Ул Пушкинныкы дип игълан итә.

Әмма бөтен шигырь рухын сакларга тырышкан вакытта да Пушкиндагы күз яше кебек чисталыкның табылмавы шаккаттыра бөтенесен. Эзли башлыйлар Пушкин бозылып киткәнме дип. Бераздан соң полковник Зуев шулкадәрле мавыгып китә һәм игълан итә — егетләр, мин үзем Пушкин кебек шагыйрь бит, мин яздым аны дигән игълан бирә. Тыела алмый, аңа дәрәҗә, дан кирәк була. Карыйлар, тикшерә башлыйлар, Пушкинга охшатып ул шигырьләр язган булып чыга. Пушкинның шигырь тәртибен өйрәнеп алган. Бүтән шагыйрьләр белән дә бәйле андый шигырьләр бар, андый әсәрләр туган, туачак. Мәсәлән, 1960-70 нче елларда минем кулга кулъязма китаплар килеп керде, шулар арасында Тукайныкы дип күрсәтелгәннәре дә бар иде.

Мәсәлән, Зәйтүнә Мәүләдованың мәхәббәте турында. Зәйтүнә Мәүләдова Тукайның бөтен шигырьләрен дәфтәрләренә күчереп барган, аңа мәхәббәтен белдергән. Тик Тукай бит инде педофил түгел, гафу итегез. Зәйтүнә Мәүлүдова 93 елгы, аларның яшь аермасы 7-8 ел. Тукай шундый яшь балага, белмим… Яшь хатыннар алган муллаларны, яшь хатыннар алган байларны туктаусыз «кыйнаган» Габдулла Тукай кинәт кенә яшь бер кызга гашыйк була аламы? Беренче күрешкәндә 14 яшьлек балага? Ул вакытта бит инде үзе Тукай 14 яшьлек түгел.

Зәйтүнә Мәүлүдованың Гаяз Исхакыйга дүрт хаты бар бит. 14 елда ул яза «зинһар, Гаяз абый коткарыгыз мине бу бәладән, мине Тукайны үтерүдә гаеплиләр», дип. Ул вакытта татар журналистлары ике-өч төркемгә бүленә, Тукайны үтерүчеләрне эзли башлый. Имеш, Пушкин үзенең хатыны аркасында дуэльга кергән, безнең Тукай да шулай, дип.

Тукайга хас була алмый торган әйберләрне Тукайныкы итеп күрсәтү әдәбиятта, фәндә кинәт кенә калкып чыгып алуы бар. Галимнәрнең, язучыларның, шагыйрьләрнең мөгез чыгарып алулары бар ул. Булырга тиеш, ул булмый калмый. Дан артыннан куумы инде ул, ниндидер хыялый, романтик хисләнеп алу бар ул җәмгыятьтә.

— Бу шигырь аныкы түгел дисез инде сез, әйеме?

— Мин аныкы дип бара алмыйм. Тукайга охшатып, Тукай стиленә туры китереп язылган әсәрләрнең берсе дип саныйм. Аны атрибуцияләргә кирәк, тикшерергә, бәяләргә кирәк әгәр җәмгыятьтә мондый сорау туган икән. Аны моңа кадәр тикшергән галимнәр берсе дә Тукайныкы була алмый дип баралар.

— Ә кемнәр тикшерде моны?

— Моны Гали Халит тикшергән, Рәшит Гайнанов тикшергән, Лена Гайнанова. Ул шигырь белән мин гомумән кызыксынмаган иде, тик арада булгач, карадым да, миңа көлке генә булып тоелды, чөнки Тукай рухы юк дип мин аны читкә куйдым.

— Ә кемнәрдер киресенчә күрә монда Тукай рухын.

— Мин шуңа күрә сезгә Зуев вакыйгаларын мисал итеп китердем, Зәйтүнә мәсьәләләрен.

— Ник ул Тукайның мәхәббәте булмаганмыни?

— Зәйтүнәне мин мәхәббәте дип санамыйм. Соңыннан уйлап чыгарылган. Бөтен кеше шулай дип әйтсә дә, мин аңа ышана алмыйм. 7 яшь аерма, 14 яшьлек бала һәм 23 яшьлек Тукай.

— Тукай үлгәндә 27 яшь булган бит инде.

— Ә 19 яшендә кияүгә чыга кыз.

— 17 яшьлек чагы да булгандыр Зәйтүнәнең…

— Бүгенге көн белән исәпләгәндә бәлки шулайдыр. Тукайга бик күп кешене тәкъдим итеп карыйлар, хәтта мәхәббәт корырга. Ләкин Тукай андый кеше булмаган, мин алай булды дип әйтә алмыйм, ул чиста кеше.

Җыелган материаллар арасында, ул никадәр дөрестер, мәсәлән, Фатыйх Әмирхан белән Галиәсгар Камаллар киңәшеп, кыз табып, аңа өйләндереп, хәтта фатир алганнар дип баралар. Мин ул версияне ишеткәнем бар. Ләкин Тукай чыгып качкан диләр инде шул вакытта.

Равил Фәйзуллин, шагыйрь: «Тукай стиленә охшаган»

— Бу шигырьне иптәшләр, егетләр белән утырганда, уен-көлке вакытында ишеткәнем бар. Ләкин басмада укыганым юк, шуңа күрә басмада чыкмаган әйбер турында фикер әйтү миңа бик яхшы булмас иде.

Ә болай — әгәр язган очракта да, нигә язмаска? Ул инде кунакханәдә тора, яши, төрле хәлләр булырга мөмкин адәм баласының… Аңа бит инде төрле кеше йөргән, төрле контингент дип әйтимме инде, теләсә кем керә алган Тукай янына. Андый әйберләр аның авызыннан чыгарга да мөмкин, нигә чыкмаска, адәм баласы бит.

— Шул шигыреннән чыгып, ничек бәялисез, бу Тукай стиленә охшаганмы?

— Тукай стиленә охшаган минемчә. Ләкин белмәгән килеш комментарий бирү кыен бит. Мин өлкән яшьтәге кеше, үзем тотып карамагач, нәрсәдер әйтү бик җитди булмас иде.

Рабит Батулла, язучы: «Тукайныкы!»

— Мин инде галимнәрдән узып әйтә алмыйм ул әйберне. Аны Тукайныкы дип әйтәләр иде. Порнография инде ул, порнографик шигырь бит инде ул, аны кирәк микән кузгату? Мин Тукайныкы дип уйлыйм. Чөнки Вафа Бәхтияровның хатирәләрендә бер фрагмент китерелә ул шигырьдән. Порнографик шигырьләр яза иде дип бер фрагмент китерә ул. Шушы шигырьнең фрагменты, димәк, ул төгәл дигән сүз инде.

— Рабит абый, үзегез ничек карыйсыз Тукайның шушындый шигырь язганына?

— Табигый. Пушкинда да бик күп булган бит инде ул. Аннан соң Толстойның да порнографик хикәяләрен кулдан-кулга йөртеп укыйлар. Ул даһиларның бер эшедер инде, кем әйтмешли. Матбугат өчен язмаган, үзе өчен яки үзара булган сер сыя торган дуслары өчен язган бит инде.

— Ул аңа тап төшерә дип уйлыйсызмы? Ул бит интернетта әйләнеп йөри.

— Тап төшерми ул. Минем өчен кызык түгел ул, нишләп тап төшерсен? Ул даһиның ниндидер бер сәер ягы инде. Тәмәке тарткан, аракы эчкән ул, нишләсен инде. Ул да кеше.

Башка шигырьләре дә бардыр аның Вафа Бәхтияров хәтеренчә. Ул шундый шигырьләр яза иде дип искә алган. Бүгенге шагыйрьләр дә яза бит.

— Ә кемнәр яза, Рабит абый?

— Һәр шагыйрьдә бар андый шигырь.

— Сез стиле буенча Тукайныкы дип уйлыйсызмы?

— Мин Бәхтияров турында гына уйлыйм. Бәхтияров әйткән икән, димәк ул аны үз күзе белән күргән дигән сүз. Тукай хулиганрак булган бит инде ул. Аның шигыре булу табигый. 

«Бу кичә»гә чират җитте…

Бу юлларны укыганнан соң оятсыз шигырьне укырга теләүчеләрнең күбесе куркып сайттан чыгып киткәндер, иң сабырлар гына калгандыр.

Әмма шигырьне укырга теләүчеләрне тагын бер кат кисәтергә телибез.

 Бу шигырьдә оятсыз сүзләр һәм «билдән түбән» каһкаһәле юмор бар. Әгәр андый әйберләрне кабул итмисез икән, сылтамага кермәгез. Әгәр инде кабул итә аласыз икән, сылтамага кереп Тукайныкымы-юкмы булган «Бу кичә» шигырен укый аласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100