news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бу кешеләргә миннән нәрсә кирәк?» – Лилия Хәйруллинаны шикле мәҗлескә чакырганнар

news_top
«Бу кешеләргә миннән нәрсә кирәк?» – Лилия Хәйруллинаны шикле мәҗлескә чакырганнар
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Лилия Хәйруллинаны берсе шаяртырга уйлаганмы, җырчыны бөтенләй булмаячак чарага җырчы итеп чакырганнар. Мәзәк хәл турында ул үзенең сторисларында сөйләгән.

«Кичә менеджерым яза һәм мине җаным теләгән бәягә банкетка чакыруларын әйтә. 190 кешелек мәҗлес дүшәмбе көнне узачак икән. Шул ук вакытта аларның оештыручылары да, алып баручылары да юк. Әмма алар минем килеп җырлавымны телиләр.

Иң кызыгы – әлеге ресторанга шалтыратып белешкәннән соң, анда дүшәмбе бернинди дә чара булмаячагы ачыкланды. Сорау – бу кешеләргә миннән нәрсә кирәк?» – дип елмая Лилия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар