Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу кем соң?» – ясалма керфекләрен салдырган бер җырчыны фанатлары танымаган

news_top_970_100
«Бу кем соң?» – ясалма керфекләрен салдырган бер җырчыны фанатлары танымаган

Ясалма керфекләрен салдырган Ильмира Нәгыймованы фанатлары танымаган. Җырчының «керфексез» фотосын «Татарлар дөньясы» «Телеграм» каналына куйганнар. Ильмира үзе дә: «Керфекләрне салдырдым! Ну, ничек?» – дип халык фикерен сораган булган.

«Бу кем соң? Алар хәзер барысы да бертөсле», – дигән берсе. Аңа: «Асаева», – дип җавап калдырган икенчесе. «Нинди Асаева булсын, ди, Ильмира бит», – дип дөреслекне ачып салган тагын бер «Телеграм» каналларда утыручы.

«Танымый торам, син икәнсең», «Иреннәрегезне дә салдырсагыз, тагын да матураеп, яшәреп киткән булыр идегез. Ә чынлыкта сез бик матур», «Бик матур. Бөтен матурлыгыгызны иренегез бетерә хәзер, күз шунда ташлана. Эх, табигый матурлыкка ни җитә», – дип, Ильмираны табигый булырга өндәүчеләр дә җитәрлек.

Ә сез Ильмираны бер караудан таныдыгызмы?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100