Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу катастрофа»: яңа автомобильләр сату биш тапкырга кимегән

Россиядә хәзер яңа автомобильләр урынына күбрәк тотылган машиналар сатыла. Базарны Кытай брендлары яулый. «Татар-информ» журналисты «Россия автомобиль дилерлары» ассоциациясе президенты Вячеслав Зубарев белән хәзерге вазгыятьтә машина алу үзенчәлекләре турында сөйләште.

news_top_970_100

«Кытайлылар базарны бик актив яулый башлады»

 Хәзер автомобильләр базары нинди хәлдә?

Яңа автомобильләр базарында шаккаткыч кимү бара. Европа Бизнесы ассоциациясенең рәсми статистикасын карасак, хәзер ай саен сатуларның 75-80 процентка кимүе күзәтелә. Ягъни автомобиль сату узган ел белән чагыштырганда 5 тапкыр кимегән. Башкача әйткәндә, бу «катастрофа» дип атала.

Болай булгач, дилер үзәкләре булган автосалоннар ябылачак дигән сүзме?

Җитештерүчеләр автомобильләр белән тәэмин итүдән туктый, һәм дилерлар челтәренә нишләргә, дигән сорау туа. Автомобильләр сату кискен төште, шуңа күрә үзәкләр санының кимиячәге аңлашыла. Әлегә алар сервис хисабына эшли. Әмма вазгыять бик кискен тора.

Белгечләр базарга Кытай җитештерүчеләре керәчәген фаразлый, сез моны сизәсезме инде?

Кытайлылар базарны бик актив үзләштерә башлады. Без өстәмә автосалоннар ачу турында фикер алышырга җыенабыз.

Россия дилерлары хәзер яңа автомобильләр урынына күбрәк тотылган машиналар сата башлаган.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Тотылган автомобильләр хәзер ике-өч тапкыр күбрәк сатыла»

Быелгы вазгыятьтә дилер үзәкләре булган автосалоннарның профилен үзгәртү дөрес булыр иде.

Әлбәттә, салоннарның бер өлеше профильләнәчәк, берсе – яңа брендларга, икенчесе – кулланылышта булган автомобильләр сатуга. Әмма базар катастрофик рәвештә бетә башлагач, йогынтыларсыз бу чорны узып булмаячак.

100 машина сатканда хезмәткәрләр саны беркадәр булырга тиеш, ә 10 автомобиль сатылса, аларның кимрәк булачагы аңлашыла. Санкцияләр нәтиҗәләрен без сизәбез инде. Өстәвенә, дилер үзәкләре хезмәткәрләре генә түгел, клиентлар да зыян күрә. Аларга автомобиль сайлау мөмкинлеге кими.

Тотылган автомобиль сату базары хәзер үсештәме?

Дилер үзәкләре тотылган машиналарга профильләшә башлады инде. Без дә шулай эшли башладык (В.В. Зубарев Татарстанда «ТрансТехСервис» компанияләр төркеме белән җитәкчелек итә. – ТИ искәрмәсе), әле күпмедер калган яңа җиңел автомобильләр сатуны да дәвам итәбез.

Тотылган автомобильләр базары да зыян күрде, әмма биш тапкырга түгел, бәлки, ике тапкырдыр.

Ә кулланылышта булган автомобильләргә ихтыяҗ яңаларына караганда ни дәрәҗәдә югары?

Күп кенә клиентлар тотылган машиналарга өстенлек бирә башлады, чөнки аларның бәясе күпкә арзанрак.

Бездә хәзер тотылган автомобильләр яңа автомобильләргә караганда ике-өч тапкыр күбрәк сатыла. Узган ел капма-каршы динамика күзәтелде: яңаларын кулланылышта булган автомобильләргә караганда өч тапкыр күбрәк алып киттеләр.

«Дилер үзәкләре тотылган машиналарга профильләшә башлады инде, без дә шулай эшли башладык».

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Запчасть проблемасын хәл итәргә кирәк»

Запас частьләр белән эш ничек тора? Кытайлылар Европа товарларын тулысынча алыштырдымы?

Кытай алмаш эшли ала, тик бер өлешкә генә. Кайбер Европа маркаларына запас частьләр Кытайда җитештерелми.

Бу проблеманы хәл итәргә кирәк. Альтернатива буларак, Кытайдан яки башка илләрдән параллель импорт кертүне кулланырга була. Моның өчен беренче чиратта логистик чылбырларны көйләргә кирәк.

«Россия кешеләре базарда тәкъдим ителгән әйберләрне һәм акчасы җиткәнен сатып алачак».

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Автомобильләргә ихтыяҗ калачак»

Сез ничек уйлыйсыз, Россиядә шәхси машиналары булган кешеләрнең саны кимерме?

Кешеләрдә автомобильләргә ихтыяҗ калачак. Әлбәттә, россиялеләр базарда тәкъдим ителгән әйберләрне һәм акчасы җиткәнен сатып алачак. Ә менә нинди автомобильләр булачагын һәм халыкның керемнәре белән ниләр буласын – киләчәк күрсәтәчәк.

Ничек уйлыйсыз, ташламалы автокредитларга ихтыяҗ бармы?

– Әлбәттә, аларга ихтыяҗ булачак. Чынлыкта мондый кредитлар АвтоВАЗ продукциясенә биреләчәк. Һәрхәлдә, бу – яхшы ярдәм.

Автомобиль базары буенча фаразлар әйтә аласызмы?

Фаразлау авыр, чөнки бу ситуациядә базар гомумсәяси вазгыятькә бәйле.

Вячеслав Зубарев – Россия эшмәкәре, «ТрансТехСервис» компанияләр төркеменә нигез салучы һәм директорлар советы рәисе, «Россия автомобиль дилерлары» ассоциациясе президенты (РОАД).

1959 елның 25 ноябрендә Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә туган, Чиләбе политехника институтын «инженер-механик» белгечлеге буенча тәмамлаган.

1981 елдан Чаллыда «КамАЗ» двигательләр заводында эшли, цех мастеры вазифасыннан җитештерү комплексы җитәкчесенә кадәр күтәрелә.

1992 елда «ТрансТехСервис» фирмасын (ТТС сәүдә маркасы) оештыра. Бүгенге көндә компанияләр төркеме составына 71 автосалон, төркем портфеленә 22 автомобиль бренды керә. Компаниядә 5 меңнән артык кеше эшли.

1999-2019 елларда Вячеслав Зубарев дүрт чакырылышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булды. Ул Дәүләт төзелеше, җирле үзидарә һәм тышкы элемтәләр мәсьәләләре буенча комиссия эшендә катнашты, Законлылык, регламент һәм депутат этикасы; Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты әгъзасы булды.

2020 елдан «Россия автомобиль дилерлары» ассоциациясен (РОАД) җитәкли.

Эльвира Зәйнуллина

Алена Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100