Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу канлы һәм куркыныч бизнес!»- Лилия Гыйматдинова Гөлназ Сираевага шелтә белдергән

Җырчы Гөлназ Сираева дельфиннар белән йөзгән рәхәт мизгелләрен видеога төшереп Инстаграмга куйган.

news_top_970_100
«Бу канлы һәм куркыныч бизнес!»- Лилия Гыйматдинова Гөлназ Сираевага шелтә белдергән
Гөлназ Сираеваның Инстарам битеннән

«Дельфинотерапия! Дельфиннар белән йөзү рәхәт кенә түгел, хәтта сәламәтлек өчен бик файдалы да! Онытылмас эмоцияләр өчен рәхмәт!”- дип язган ул.

Тик җырчы Лилия Гыйматдинова Гөлназ Сираевага шелтә белдергән:

«Гөлназ! Дельфиннар белән йөзүне рекламаламасаң иде! Бәлки син әле белмисеңдер, яисә уйлап та караганың юктыр, тик аларны кечкенә чакларыннан ук тотып, әти-әниләреннән аерып, коллыкка сатып җибәрәләр икән. Үле балык ашасыннар һәм боерыкларны үтәргә өйрәнсеннәр өчен ачтан тилмертәләр дельфиннарны. Бу канлы һәм куркыныч бизнес!».

«Әгәр алай тирәнгә кереп уйласаң, әйе. Моңсу картина килеп чыга, дельфиннар беән генә түгел, башкалар белән дә. Үгезләрне, тавыкларны, казларны, үрдәкләрне дә үстереп, соңыннан үзебез үк суеп ашаган кебек», — дип җавап биргән Гөлназ Сираева.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100