"Бу җиңүне бөек татар халкына багышлыйм". Нурбәк Батулла Россиянең иң абруйлы театраль премиясен алды
Нурбәк Батулла заманча балет номинациясендә “Алтын битлек” милли театр премиясенә ия булды.
!["Бу җиңүне бөек татар халкына багышлыйм". Нурбәк Батулла Россиянең иң абруйлы театраль премиясен алды](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/4/15/7b99522b25edc34ef70c79fd4a21077ac627bfcda02b03f9e8541ccb0b7a.jpg)
Нурбәкнең тантанасын видеога танылган татар композиторы Эльмир Низамов төшергән. Милләтебез белән горурлану хисе уята торган видео ул.