Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу хакта сөйләргә теләмәгән идем» — Алия Карачурина психологка барган

«Юкка куркып йөргәнмен икән» — дип сөйләгән җырчы.

news_top_970_100
«Бу хакта сөйләргә теләмәгән идем» — Алия Карачурина психологка барган
Салават Камалетдинов

Алия Карачурина психологка мөрәҗәгать иткән. Сәбәпләрен ачып бетермәсә дә, әлеге очрашуның үзе өчен файдалы булуы турында сторисларында сөйли.

«Бу турыда сезгә әйтергә теләмәгән дә идем. Ләкин кемгәдер файдалы булыр дип уйладым һәм сезнең белән дә бүлешергә булдым. Бөтенесе миңа нәрсә булды, проблемаларың бармы әллә дип яза башлады. Психологка баруның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Кемнеңдер гаиләсендә, эшендә, ире, балалары яки очраша торган кешесе белән аралашуда кыенлыклары була. Шуны гына әйтәсем килә — психологка бару миңа файдага булды, күп кенә сорауларыма җавап таптым. Юкка куркып йөргәнмен икән», — дип уртаклашкан ул хис-кичерешләре белән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100