Азат фатирга килеп керде, һәм мизгел эчендә кәефе төште.
«Тагын шушы хәл», – дип мыгырданды ул һәм, сорап та тормыйча, хатыны утырган инвалид коляскасын тәрәзә яныннан алып китте. Хатынын үзенә таба борды, тупас итеп, аны иңсәләреннән эләктереп алды.
«Әлфия, гел синең сытык чыраеңа карап туйдым мин. Ул тәрәзәгә күпме карап утырырга була? Синең башка эшең юкмы әллә?» – диде дорфа гына.
Хатын тәрәзәгә таба борылды һәм авыр сулады.
«Тагын нәрсә эшлим соң мин? Фатир буйлап йөри алмыйм бит. Урамга чыга алмыйм. Китап укып башым авырта башлый, телевизордан да бер кызык нәрсә күрсәтмиләр», – диде, аклангандай.
Азат колясканы аз гына этеп җибәрде һәм кулы белән кыска чәчләрен сыпырып алды.
«Ну, ә син миннән нәрсә телисең соң? Мин, эштән китеп, көннәр буе күңелеңне күреп ятарга тиеш әллә? Гафу ит, җанашым, минем моңа вакытым юк. Мин сине ашатыр, киендерер һәм дәвалар өчен, ат кебек эшләргә тиеш. Бу хакта онытма», – диде ир.
Әлфия күзләренә яшь килеп, әрнеп, иренә карады.
«Азат, нибары 10 минут. Мин күпне сорамыйм. Саф һавада 10 минут кына йөрсәм дә, миңа күпкә җиңелрәк булыр иде. Зинһар өчен», – дип ялварып карады ул иренә.
«Юк! Бернинди прогулкалар да юк! Чирләп китүең генә җитмәгән тагын. Тәрәзә янында гына утыр алай булса», – диде Азат, катгый тавыш белән.
Хатынын ялгызын калдырып, ваннага кереп китте. Әлбәттә, ул кичке аш турында бөтенләй онытты. Чөнки үзенең авыр тормыш хәлен аңлаучы сөйкемле коллегасы белән ресторанда тәмле ашап кайткан иде. Ә хәзер үзе ашарга пешерә алмаган Әлфиягә кичәге бутербродлар белән канәгатьләнергә туры килде.
Әлфия суыткычта нәрсә тапты, шуны дәшми-тынмый гына ашап куйды, аннан соң, берни дәшми генә, караватына барып ятты. Карават та буп-буш бүлмәдә тора, хастаханәдән чыкканнан соң, ире аны шушында күчерде. Әлфия төннәрен йокыга китә алмый ята, урамдагы багана утлары яктысыннан шәрә стеналарга төшкән әллә нинди сәер рәвешле сурәтләрне күзәтә һәм узган тормышын искә төшерә. Ул тормыш аңа әллә кайда еракта калган кебек тоелса да, әле берничә ай гына узган иде.
Нибары берничә ай элек кенә ул бөтенләй башкача яши иде бит. Әлфия – уңышка ирешкән хатын, гаиләсен тәэмин итте, эшләде, гел үсештә булды, үзен тормышта барысына да ирешкән кеше дип саный иде. Күпләр аннан көнләште дә. Ә аңа уңыш елмая иде: абруйлы вазифасы, югары хезмәт хакы, файдалы танышлар. Аның барысы да бар: йорты, машинасы, ире. Хәтта Азат үзе дә кайвакыт, шулай яшәргә телим, дип әйтештерде.
Әлфия моңа үпкәләмәде. Көнләшүнең кешедә, хәтта бик яхшы кешеләрдә дә була торган гадәти хис икәнен аңлый ул. Ирен әйбәт дип кенә түгел, ә иң шәбе дип санады: чибәр, кайгыртучан, гел игътибарлы. Азат Әлфиянең күләгәсендә яшәде, әмма хатыны өчен тормышындагы иң мөһим кеше булды. Әлфия аңа берничә мәртәбә уңышка ирешергә булышырга теләп карады, тик Азат гел баш тартып килде.
«Әлфия, кайвакыт көнләшеп алсам да, мин – нинди бар, шундый инде. Мине киредән үзгәртеп корырга кирәкми. Миңа синең янда рәхәт һәм миңа шул җитә», – диде ул, елмаеп, һәм хатынының кайгыртуында коенып яшәвен дәвам итте.
Ә Әлфиянең әнисе киявен бер дә яратмады. Әлфия күпме генә тырышмасын, әнисе үз фикереннән кире кайтмады.
«Хәтта тырышма да, кызым. Барыбер үз фикеремнән кайтмыйм. Синең Азатың – чын әрәмтамак. Әлбәттә, аңа рәхәт. Балда-майда йөзеп яши, хатыны кайгырта, акча эшли. Нишләп нәрсәгә дә булса омтылсын ул? Синең урында булсам, әллә кайчан эшкә куып чыгарган булыр идем инде», – диде әнисе.
Әлфия әнисенең күпмедер хаклы булуын да аңлый, тик шулай да аны артык кискен кылана дип санады. Әйе, Азат аның хисабына яшәде, әмма бу – аларның уртак карары булды бит. Азат элек эшләде, заводта мастер булып эшләде ул, Әлфия аны бик сагына һәм көнләшә иде. Аңа кичен була торган очрашулар гына җитмәде. Шуның аркасында еш кына ызгышлар да чыккалады. Атналар буе сөйләшми йөриләр дә аннан кабат дуслашып куялар.
Берсендә Азат:
«Алайса, әйдә, мин заводтан китәм дә синең муеныңа менеп утырам. Акчасыз, әмма тулаем синең карамакта булам. Сиңа шундый ир кирәкме?» – диде.
«Әйе, шундый ир кирәк», – диде Әлфия.
«Ярар, алайса, мин эштән китәм», – диде Азат.
Икенче көнне ул эштән китте, һәм тормыш җайланып китәргә тиеш сыман иде. Тик иренең буш вакыты күбәйгәч тә, Әлфия аны ешрак күрә башламады. Азат элеккечә каядыр чыгып югала һәм кичкырын гына кайтып керә. Ул вакытта Әлфия иренең башка хатын-кызы бардыр дип тә уйлады. Бу уйларын куарга тырышты, иренә ышанмавы өчен үзен ачуланды, сөйгәнен акларга теләде. Әмма бу акланулар аның хисләрен какшатты һәм, тора-бара, гадәткә әверелде.
Ә соңыннан теге каһәр суккан авария булды һәм аларның бөтен тормышын баштанаяк әйләндереп ташлады. Әлфия ул авариянең сәбәбен иренә бервакытта да әйтмәде. Берни дә хәтерләмим, дип алдады. Әмма чынлыкта, ул аның һәр мизгелен аермачык хәтерли иде. Ул көнне Әлфияне эшендә вазифасын күтәрделәр һәм, моны бәйрәм итәр өчен, ашыгып, тизлеген бераз арттырып, өенә ашкынды. Өйләренә ерак калмаган иде, көтмәгәндә, юлда, күз чите белән генә таныш буй-сынны абайлап алды. Бу Азат – коңгырт чәчле бер кызны үбеп, такси янында басып тора.
Кыз куллары белән аның муенына сарылган, колагына нидер пышылдады, ә Азат ризалашып баш какты һәм аны кабат кочагына кысты. Әлфия ни булганын аңларга өлгерми калды, икенче машинаның чыелдап кычкыртканын ишетте. Соңыннан бәрелү, көчле авырту тойды, машина тимерләренең асфальтка бәрелеп шыкырдавын ишетте һәм аңын җуйды.
Тикшерүләр уздырганнан соң, авариядә аның гаебе булмавы ачыкланды. Икенче йөртүче исерек булган һәм каршы якка чыккан. Ул бөтенләй диярлек зыян күрмәгән, машинасы гына бераз сытылган иде. Әлфиянең машинасы тимер өеменә әйләнде. Ә үзе могҗиза белән генә исән калды. Хатын бик нык имгәнде, комада ятты, берничә операция кичерде. Хастаханәдә беренче мәртәбә аңына килгәч, Азатны күрде.
Күз төпләре каралган, ә карашында ихлас кайгыру иде. Шул вакытта Әлфия аңа бернәрсә дә әйтмәскә, тагын бер мөмкинлек бирергә дип уйлады. Бөтен кеше дә хаталана, ә ул менә монда, аның янында бит. Тик Әлфия алда үзен ниләр көтәсен белми иде әле. Ә хәзер исә ул бу хәлләрнең чишелешен генә көтә һәм, Азатның үз-үзен тотышына караганда, моңа күп калмаган инде.
Һәм бу үзгәреш 1 атнадан соң булды. Әлфия колясканы ялгыш этте дә идәнгә егылды, ачудан, көчсезлектән, сабый бала сыман ярсып елап җибәрде. Ә Азат аны кире коляскага утыртты да, селкенмәскә кушып, шкафка ташланды...
Әлфиянең әнисе Азатка җирәнеп карады.
«Тиз шиңгәнсең икән. Озакка чыдый алмадың», – диде ул, коляскадагы кызын, кулына юл сумкасы тоткан киявен ишек төбендә күреп.
«Хәзер бу гарип хатын – сезнең мәшәкать. Мин яшь әле, яңаны табармын. Бер тапкыр да килеп ярдәм итмәдегез. Сиделка булырга җыенмыйм мин!» – диде ир.
Ул хәтта Әлфияне фатирга кертергә дә булышмады. Подъезд төбендә алдырды да качты. Ә Азатның машинасы чыелдап кузгалып китеп, борылышка кереп күздән югалгач, Әлфия әкрен генә, бераз аксабрак торып басты. Әнисе аны култыклап алды, терсәкләреннән тотты һәм өйгә алып керде.
Ә Азат боларның берсен дә күрмәде. Ул төне буе төнге клубта күңел ачты, өенә дә ялгызы гына түгел, ә теге кыз белән кайтты. Кыз Азатның, ниһаять, хатынын ташлавына бик шат иде. Икенче көнне үк фатирга үзенең әйберләрен ташыды, җиһазларны үзе теләгәнчә алыштырып бетерде. Тик аларның бу гамьсез тормышы 1 атна гына дәвам итте. Бер кичтә ишек шакыдылар.
Алар Азатның аерылышырга гариза язуын бәйрәм итеп, кичке аш ашап, шәраб эчеп туктаганнар гына иде. Азат ишек ачарга китте, ә анда кем икәнен уйлап та карамады. Иреннәрендә шат елмаю уйный, әмма бусагада таякка таянып булса да, үз аягында басып торган хатыны күргәч, бу елмаю тиз юкка чыкты.
«Әлфия..» – дип көч-хәлгә телен әйләндереп пышылдады.
Әлфия исә фатирга узды. Аның артыннан әтисе керде. Әлфия тирә-якка күз төшереп алгач, көлемсерәп, диванга утырды.
«Аптырадыңмы? Әлбәттә, аптырадың», – диде хатын.
Азат әле һаман ни дияргә белми, үз күзләренә ышанмыйча, бер урында басып тора иде.
«Әгәр мине реабилитациягә йөртмәсәң, мин аякка баса алмам дип уйлаган идеңме? Син мине көне буенча берүземне генә калдырып киттең һәм мине гел шулай тәрәзәгә генә карап утыра дип уйладыңмы? Минем янга табиб килеп йөрде, мин шөгыльләндем, гимнастика ясадым һәм көттем. Синең шундый көчсез булуыңа рәхмәтле генә мин. Син миңа битараф түгелдер дип, сабыйларча ышанып яттым, хәтта фатирны сиңа яздырмакчы, счетларны сиңа ачмакчы идем, тиле. Әтигә рәхмәт, ул, бераз көтик, диде, һәм мин сиңа 1 атна вакыт бирдем. Әгәр чыдасаң, димәк, чыннан да мин сиңа кирәк, мине яратасың, дип уйладым. Ә син бит мине кайгыртып тордың, теләмичә булса да, кайгырттың. Тик син түзә алмадың. Минем күзләремне ачтың һәм кешеләрнең үзгәрмәвен тагын бер кат расладың. Син хәтта сөяркәңне да алыштырмагансың. Ярар, синеңчә булсын, тик минем фатирдан чыгып китегез», – диде Әлфия тыныч кына.
Азатка шушы сүз җитә калды, шундук:
«Әлфия, бу – безнең уртак фатир бит. Мин бит синең ирең!» – дип кабалана-кабалана сөйли башлады.
«Шулаймы? Син аерылышырга гариза бирмәдеңмени? Аннан, бу фатир каян килеп уртак булсын? Мин аны үз акчаларыма алдым һәм моны судта дәлилли дә алам. Мине үз өемнән куып чыгару сине монда хуҗа итми әле», – диде Әлфия, Азатның күзләренә туры карап.
«Мин болай яхшырак булыр, әти-әниең сине яхшырак карар, дип уйлаган идем бит...» – дип аклана башлады ир.
Әлфия ризалашкандай баш какты.
«Дөрес, син кызлар янына чапканда, алар мине кайгыртты, карады», – диде.
Азатның бу сүзләргә җавабы булмады.
Дөрес, аның сөяркәсе җитезрәк булып чыкты. Аңа беркем дә игътибар итмәгәннән файдаланып, полициягә шалтыратырга, законсыз рәвештә өйдән куалар, дип зарланырга өлгерде. Әмма килгән полиция хезмәткәрләре эшнең нидә икәнен аңлагач, киресенчә, Әлфиягә әрсез ирен һәм аның сөйгәнен куып чыгарырга ярдәм итте.
Азатның әйберләрен җыюдан һәм үзен ваемсызлыкта гаепләүдән башка чарасы калмады. Ул кинәт матур тормышының азагына якынлашуын аңлады. Әлфия башка ләм-мим сүз әйтмәде. Азат фатирдан чыгып киткәч, ул җиңел сулап куйды. Мондый карар кабул итү авыр булды. Ә ирен башка хатын-кыз белән күрү икеләтә авыр иде. Әмма ул әлеге газапның вакытлы гына булуын, кайчан да бер бетәчәген белә. Ә алда аны яңа тормыш көтә. Һәм ул бу кадерле тормышны үзен яратмаган, санга сукмаган кешегә әрәм итәргә җыенмый иде.