«Бу гаиләдә артистлар һәм спортчылар гына. Бер эшләүче дә юк»
… дигән Данир Сабировның «теща»сы.
Инстаграмда кызлары һәм хатыны белән төшкән матур фотосын җырчы, юмор остасы Данир Сабиров әнә шулай тамгалаган.
«Бу гаиләдә бер теща гына эшли икән»;
«Ну, Данир, әбиең дә юморист икән синең. Аны да үз төркемеңә ал. Аннан тулысынча артистлар һәм спортчылар гаиләсе булачаксыз», — дип шаярткан инстачылар да.
«Ярар соң, эшләп кем баеган», — дигән дип яклаган Сабировлар гаиләсен инстачы.
«Әйтмә дә. Без дә гомер буе эшләдек. Хәзер ун мең пенсия алабыз», — дип куәтләгән аны икенчесе.
«Алай димәгез. Бик матур, күркәм, үрнәк гаилә. Күз тимәсен. Артистлар да бик күп хезмәт куялар, ә спортчылар турында, руслар әйтмешли, «вообще пашут», — дип тә комментарий калдырганнар.
Бер төркем инстачы гаиләдә бер эшче кул артсын өчен малай алып кайтырга кирәк дигән фикердә. «Бер малай кирәк, Данир! Слабо?», — дип сораган җырчы Зөфәр Хәйретдинов. «Чәчкә бакчасында бер малай җитми», «Әйе, әйе, малай кирәк», — дип башка инстачылар да кушылган.