Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бу гаилә өчен генә түгел, ә җәмгыять өчен дә югалту: “зебра”да машина астында калып үлгән кызга апрельдә 16 яшь тулган булыр иде

10 март көнне Казанның Ершов урамында чит ил машинасы шоферы бәрдергән Айсинә Булычевага апрельдә 16 яшь тулган булыр иде. Кыз җәяүлеләр кичүендә кызыл утка чыккан “Фольксваген” машинасы көпчәкләре астына эләгә. Тугыз көннән соң, аңына килмичә Айсинә вафат булды. Хәзер кызның якыннары гаепле кеше лаеклы җәзасын алыр дип өметләнә. 

news_top_970_100
Бу гаилә өчен генә түгел, ә җәмгыять өчен дә югалту: “зебра”да машина астында калып үлгән кызга апрельдә 16 яшь тулган булыр иде

Ул кичтә Айсинәнең әнисе бик борчылган дип сөйләде “Татар-информ”га Булычевларның адвокаты Лилия Миненкова. Ул кызына берничә мәртәбә шалтыраткан, ләкин Айсинә телефонын алмаган. Күпмедер вакыттан соң шалтыратуга таныш булмаган хатын-кыз җавап бирә һәм Айсинәнең авариягә эләгүен әйтә.

10 мартта кичке сәгать тугызда 31 яшьлек Нәҗип Каюмов үзенең “Фольксваген Джетта” машинасында Ершов һәм Курашов урамнары чатында светофорның кызыл утына чыга һәм 15 яшьлек кызны бәрдерә.

Курыккан ир авария урыннан китә һәм җимерек машинасын берничә йөз метр читтә ташлап калдыра.

Кызны ашыгыч ярдәм машинасында 7 нче шәһәр хастаханәсенә алып китәләр. Табиблар аның гомере өчен берничә көн көрәшә. Бала авыр хәлдә реанимациядә ятты.

Авариядән соң ике көн узгач, 12 мартта Нәҗип Каюмов гаебен таный. “Вишневский” полиция бүлегендә ул 80км/сәг белән баруын һәм телефонына бүленеп алуын әйтә. Нәкъ шушы мизгелдә ул җәяүлене бәрдерә. Каюмовның машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән хәлдә руль артына утыруы ачыклана.

Бу вакытта Каюмовның исерек булу-булмавын ачыклый алмаганнар – ир-ат медицина таныкламасы узудан баш тарткан.

Юл-транспорт һәлакәте урынын ташлап киткән өчен Вахитов районы Җәмәгать суды аны тагын ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итте. Правасыз руль артына утырган өчен Каюмовны 15 тәүлеккә кулга алдылар.

Табиблар тырышлыгына да карамастан, авариядән соң тугыз көн узгач, Айсинә Булычева комадан чыкмыйча 19 мартта вафат булды. Җинаять эше маддәсен аның үлеменнән соң “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып саксызлык буенча кеше үтерү” маддәсенә үзгәрттеләр. Идел буе район суды Каюмовны 12 майга кадәр Тикшерү изоляторына җибәрде.

Булычевлар гаиләсенең мәнфәгатьләрен судта яклаячак гаилә юристы, шоферны авария урынын юкка гына ташлап китмәгән дип ышана.

Лилия Миненкова сүзләренчә, һәлак булган кызның әти-әнисе тикшерүне намуслы, җентекле һәм объектив узар дип өметләнә.

“Кызның әти-әнисе тикшерүне объектив итеп уздыруларын, әлеге эш буенча мөмкин булган бөтен дәлилләрнең туплануын, тиешле җәза бирелүен һәм гаделлек урнашуын тели. Җәмгыятьтә булган резонансны да суд игътибарга алыр дип өметләнәбез. Чөнки руль артында нинди кешеләр йөрүенә җәмгыять битараф түгел”, - диде Миненкова.

Хәзер якыннары, дуслары һәм туганнары Айсинәнең әти-әнисенә ярдәм итә. 1 апрельдә кызга 16 яшь тулган булыр иде.

Кыз талантлы актриса булган – әти-әнисе Дмитрий һәм Карина Булычевларның музыкаль театрында уйнаган һәм җырлаган.

Айсинәнең һәлак булуы әти-әнисен генә түгел, ә Казан халкын да тетрәндерде. Адвокат сүзләренчә, әти-әнисенең кайгысын уртаклашып авариянең шаһитләре дә, хәтта бөтенләй таныш булмаган кешеләр дә шалтыраткан.

“Бүген без зиратта булдык, мин хәтта сөйләшә дә алмыйм. Бу фаҗига! Без якын кешебезне югалттык. Бу гаилә өчен генә түгел, ә җәмгыять өчен дә югалту”, - дип бүлеште үзенең борчулары белән Анна Браун.

Анна Браун үзенең 27 яшьлек инвалид кызын үзенчәлекле кешеләр өчен булган “Облочко” театрына дәресләргә йөрткән. Яшь булуына да карамастан, Айсинә бу театрда режиссер булган һәм үсеш үзенчәлекләре булган балалар һәм олылар белән шөгыльләнгән.

Анна сүзләренчә, Айсинә балалар белән уртак телне бик җиңел тапкан. Алар бер-берсеннән курыкмаслык итеп һәм үзләрен иркен тотсын өчен бик уңайлы мохит тудыра алган. Үзеннән олырак һәм авыр диагнозлы кешеләр белән уртак тел тапкан һәм аларны үзенә карата алган.

“Өенә кунаклар килгәндә өстәл астына кача һәм чыгарга курка торган бер малай бар иде бездә. Әмма театр аны һәм безнең барлык балаларны шулкадәр ачты һәм иркенәйтте, хәтта алар елмая башладылар. Әти-әниләр әйтүенчә, балаларның сәламәтлеге өчен бирелә торган медикаментларның күләме һәм аларны кабул итү кимегән. Без, әти-әниләр шушы кечкенә кызның безнең балалар белән уртак тел табуына шакката идек. Балалар аны бик ярата иде һәм яратачаклар да”, - дип сөйләде Анна Браун.

Айсинә үзенчәлекле актерлар өчен театрда төрле күренешләр уйлап чыгарган. Алар бергәләп “Волшебник Изумрудного города” һәм “Дюймовочка” спектакльләрен куйганнар.

Балалар белән бергә Айсинә интернатларга, балалар йортларына гастрольләргә чыккан. Һәрбер чыгып йөрү балаларга бәйрәм кебек булган.

Анна сүзләренчә, әлеге үзенчәлекле актерлар Айсинә белән узган дәресләрне искә ала һәм аның дәресләренә кайчан барырга мөмкин, дип сорыйлар. Әлегә әти-әниләре аларга Айсинәнең вафат булуын әйтергә базмыйлар.

“Без бу фаҗига турында кешеләрнең белүен телибез. Гаепле кеше тиешле җәзасын алырга тиеш”, - дип өметләнә ханым. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100