Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу эш тә сезгә килешеп тора»: Гөлнара Тимерҗанова сыер савучы булып эшкә урнашкан

Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова карантин вакытында фермага сыер савучы булып урнашуы турында Инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

news_top_970_100

«Ачтан үлеп булмый, иптәшләр, сөт, ипи, майдан аерылмыйк. Менә шушындый матур сыерлар янына Гөлнара Тимерҗанова нәрсә эшләргә килгән икән дисәгез, мин монда эшкә урнашып йөрим. Йөрим генә түгел, унбиш көн сыер савам, Аллага шөкер! Концертларыбызны туктаттылар. Лаеш районындагы фермага сыер савучы булып урнаштым, Сания апаны лаеклы ялга җибәрдек.

Аллага шөкер, эшкә алдылар. Җәй көне дә артистлар килсеннәр, эшкә алабыз, диделәр.

Сыерлар күп сөт бирә. Моңарчы ун-унбиш литр бирсә, бүген егерме бишкә күтәрдек, чөнки җырлый-җырлый савабыз. Кесәдә акча, сәламәтлегебез булса, кешегә нәрсә кирәк инде? Татар хатын-кызы кайда да эшен таба», — дип сөйли видеода Гөлнара Тимерҗанова.

«Килешеп тора бу эш тә сезгә, исән-сау гына эшләгез. Сыер дип, үгез саумагыз ялгыш, күп сөйләшеп», «Савып күрсәтергә иде аны, болай басып сөйләп торып була инде ул», «Фирдүсне көтү көтәргә чакыр, бер акырып җибәрсәме карлыккан тавышы белән...» — дип яза халык.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Ачтан улеп булмый иптэшлэр,сот,ипи,майдан аерылмыйк ???#гульнаратимержанова #саратов #янаул #бураево #нефтекамск #уфа #голнаратимержанова #татардоньясы #тугантелканалы #татарскаяэстрада #artist #love #instaram #Лаишеао #москва #петербург #башкирия #коронавирус #коровник #авылхужалыгы #сельскоехозяйство #zotzon #ферма #болгаррадиосы #карантин #казань #россия?? #набережныечелны #альметьевскlife #тнв

Публикация от Гульнара Тимержанова (@gulnara_timerzhanova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100