17 февральдә Чиләбедә яңа туган сабый вафат булган. Ул бу дөньяда 14 сәгать кенә яшәп өлгергән. Сабыйның анасы табибларны гаепли. Бу турыда РЕН ТВ яза.
Әни кеше сүзләренчә, авырлы чакта, табиблар аңа бала белән бар да яхшы булуын әйтә. Тугач та, сабыйның тулысынча сәламәт булуын белдерәләр.
Аннары яңа туган сабыйның сулыш алуы белән проблемалар башлана. Аны реаниматологлар алып китә, үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар. Баланың йөрәге 3 тапкыр туктый, соңгы тапкырында аны кабат эшләтеп җибәрә алмыйлар.
Баланың мәетен яргач, анда ике яклы тоталь пневмония икәне ачыклана. Ләкин әни кеше моның белән килешми.
«Кичә миңа, баланың уң як үпкәсе күбрәк зарарланган, диделәр. Димәк, тоталь пневмония түгел. Бавыры һәм талагы зурайган, диләр. Моңа кадәр, бөере эшләми, дигәннәр иде», – ди әни кеше.
Аның версиясе буенча, бала сыеклык белән тончыккан, аны йөткереп чыгара алмаган, чөнки аркасында озак яткан. Әле баланың үлеме турында белешмә дә бирмәгәннәр.
Мәрхүм баланың ата-анасы Тикшерү комитетына гариза язган, диелә хәбәрдә.