Бу чәчкә ничек дип атала?
Лилия Муллагалиева инстадусларыннан чәчкә исемен сорап язган.
Фото янына комментарий язучылар " пахистахис" дип язып калдырганнар.
Чыннан да, фотодагы чәчәк пахистахис дигән үсемлеккә бик охшаган.
Чыннан да, фотодагы чәчәк пахистахис дигән үсемлеккә бик охшаган.
- Пахистахис – мәңге яшел күп еллык куак. Аның туган җире Көнчыгыш Һиндстан, Үзәк һәм Көньяк Америка дип исәпләнә. Чәчәкнең чама белән җиде төре бар. Күпчелек хуҗабикәләрнең тәрәзә төбендә сары пахистахисны очратырга мөмкин. 80 см биеклеккә кадәр үсәргә мөмкин.