news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бу – эксперимент»: Стендаперлар яңа «Елмай театры» тамашасын тәкъдим итте

Габдулла Кариев исемендәге театр бинасында «ЕлМай» сөт һәм май комбинаты белән «Әрсез team» татар юмористлары берлектә оештырган яңа юмористик проект тәкъдим ителде.

news_top
«Бу – эксперимент»: Стендаперлар яңа «Елмай театры» тамашасын тәкъдим итте
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Соңгы арада татарча стендап бик популярлашып китте. Һәр теләгән кеше мәзәк ясый һәм сөйли, ясап торып газап чикмичә, русчадан тәрҗемә итүчеләр дә бар. Ярый, сөйләсеннәр, иң мөһиме татарча ич!

«Елмай театры» дип исемләнгән яңа эксперименталь юмористик тамаша калганнардан нәрсәсе белән аерылыр икән, дип уйлап, өр-яңа грандиоз чара өмет итеп бардым. Яңа шаярулар булды, әлбәттә, тик чараның форматы таныш иде. Төркемнең җитәкчесе Фаил Баязитов та моны билгеләп үтте.

— Без егетләр белән төрле проектларда чыгыш ясыйбыз: стендап, импровизация булсын. «Әрсез team» дигән проект инде күптән бар. «ЕлМай» сөт һәм май комбинаты яшьләргә ярдәм итү, телне актуальләштерү, дигән хыяллар белән янды. Без алар белән берләштек тә, шушындый формат ясарга булдык. Бу чара – эксперимент, залда дусларыбыз, туганнарыбыз гына җыелган, без афиша да куеп тормадык. КВН буенча укытучыларыбыз да биредә әле.

Бүген монда 90% тикшерелгән материал. Яздан эксперимент ясап, фото-видеоматериаллар туплап калдырабыз, ә көздән зуррак масштабка чыгарга, билетлар сатарга исәп, иншәАллаһ, – диде ул журналистларга.

Программа кызык төзелгән иде. Кичә буе «Елмай театры»на туры килердәй жанр «эзләделәр». Драма да, комедия дә, детектив, стендап жанры да күрсәтелде. Носкиларны кулга киеп, курчак театры да ясадылар.

Әлеге яңа проектның катнашучылары – КВНда танылып өлгергән яшьләр: Фаил Баязитов, Рамил Закиров, Рәмис Давыдов, Данияр Шайхразиев, Гафур Ибраһимов, Илгизәр Хәкимов.

Гел көлү дә, шаярту гына булган икән, дип уйламагыз. Рамил Закиров үзенең хит җырларын башкарды. Яшьләр тамашачы белән дә «элемтәдә» булды, бергәләп күңелле ял иттек.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Шунысы сөендерде, катнашучылар гореф-гадәтләр, тел мәсьәләсенә дә кагылды.

Фаил Баязитов: «Без күбрәк телгә, гореф-гадәтләргә тугрылык артыннан куабыз. Без – авыл малайлары, татар мәктәбендә татарча укыдык. Рус телен дә татарча укыдык. Ә хәзер мәктәптә татарча укысаң, имтиханнарны бирә алмыйсың икән. Имтиханнарны бирә алмасаң, югары уку йортына керә алмыйсың. Ә без кердек, ике югары белем алдык».

Данияр Шайхразиев: «Юк инде, Фаил, безнең татар теле ничек бетсен. Телебездә тәрҗемә ителми торган сүзләр бик күп бит. Шул ук «моң» дисеңме. Бәләкәй чагымда минем белән бер кызык вакыйга булган иде. Казаннан безгә Актанышка Никита исемле өчтуган абыем кайтты. Ә без гаилә белән ашка җыенабыз. Мин: «Әйдә одевайся, сейчас пойдем», – дим моңа. «Куда?» – ди бу. Ә «аш» сүзен мин «суп» дип кенә тәрҗемә итә беләм. Мин әйтәм: «Всуп пойдем, там и суп, и бәлеш будет».Никита: «А какой повод?» – ди, «Бабаю три», – дим. «Три года?» – дип сорый туганым. Мин әйтәм: «Минус три».

Рәмис Давыдов: «Үзем шәһәрдә үссәм дә, каникулларым авылда уза иде. Ә авылда кешеләр генә түгел, хайваннар да татарча сөйләшә бит. Кайвакыт аяк астында буталып йөргән песи дә «Мәүлән, мәүлән», – дигән кебек ишетелә иде».

Рамил Закиров: «Балалар белән әти-әни өйдә татарча сөйләшергә тиеш. Гадәттә, әти-әни үзара татарча сөйләшә, ә балалары килгәч, русчага күчә. «Әтика-әника», – диләр. Кайчаннан безнең «әткәй» белән «әнкәй» сүзләре шуңа әверелде соң?

Киләчәктә бу юмористик проект чәчәк атсын, берсеннән-берсе кызыклы мәзәкләр белән тамашачыларны куандырсын, дигән теләктә калам».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар