Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу бүләкне алгач, хурлыгымнан утырып еладым» – 8 Мартта нәрсә бүләк итәләр

news_top_970_100
«Бу бүләкне алгач, хурлыгымнан утырып еладым» – 8 Мартта нәрсә бүләк итәләр

Бер банк 8 Март бүләкләре турында сораштыру уздырган. Сораштыруда катнашучыларның яртысы сюрприз көтүен, ә 30 проценты бүләкнең акчалата булуын теләвен әйткән – «яраткан әйберемне үзем алам» дигән. 27 процент гадәти букет, 21 проценты сертификат көтүен әйткән (берничә җавап сайлап алырга була). Ә 5 процент хатын-кыз бүләк көтмәвен белдергән.

Ә ирләр традиция буенча чәчәкләр бирә (43 процент), 34 проценттан – сюрприз, 17 процент кына акча планлаштыра. 6 проценты кием ала. 63 процент ирләр бүләк өчен 5 меңгә кадәр акча тота, 20 процент – 5-10 мең, 7 процент – 10 меңнән күбрәк.

Күпчелек (69%) 23 февральдә һәм 8 Мартта бүләк бирешүне уңай кабул итә.

– Үзе сайлап алган духилар коллекциясе. Берсе дә миңа туры килмәслек.

– Үкчә чистарту өчен пычак. Мадагаскар тараканнары.

– Крем. Срогы чыккан иде. Карап алмадым, дип акланды.

– Фейерверк. Брак булып чыкты.

– «Эчтәге кортларны ничек үтерергә» дигән китап.

– Сюрприз ручка: язганда күренми, ручка башындагы утны кабызсаң гына укып була. Лампочкасы янган, буявы каткан иде.

– Йөзек. Кредитка алган иде – бергә түләп бетердек.

– Туфрак бүләк итте. Бүләк ителгән чәчәк ул шиңә, тәрәзә төбендә чәчәкләр утырт, диде.

– Безнең начальник хатын-кызларны җыйды да душ өчен гель бирде: «чиста йөрегез» дип теләде. Шулкадәр уңайсыз булды, без шапшаклармы әллә?

– 8 Мартта бүләк алырга чыгып китте дә дуслары белән мунчага китеп барган. Мин балалар белән утырдым.

— 100 тюльпан бирде. Кая урнаштырырга белми аптырап беттем.

— Су өчен фильтр бирде. Әмма 10 ел элек мин бу бүләкне алгач, хурлыгымнан утырып еладым – башкаларга чәчәк бирәләр, ә миңа – фильтр… Хәзер миңа 32 яшь, мин бу бүләк өчен куаныр идем, әмма ул вакытта аңламадым да… Без аерылыштык.

Интернетта мондый бүләк фотолары да бар:

Роза исемле кыз «Комсомольская правда»га бик сәер бүләк турында сөйләгән.

– Автошколада укыгач, әти автомобиль бүләк итте. Иске генә, әмма бүләкне сайлап тормыйлар – егетем белән утырып, кинога киттек. Барып җитә алмадык – сүнде. Бик озак сәбәбен ачыклый алмадык, аннары ярдәмгә килүчеләр аңлатты – бензин беткән. Кинога соңга калдык. Мин, өзгәләнеп, әйттем: «Ичмасам бер канистра бензиным да юк!» Вакытлар узды, 8 Март якынлаша. Бераз гына үпкәләшеп алдык – минем теләкләремне исәпкә дә алмыйсың, дидем. Бу бәйрәм көнне «көтеп тор» ди. Мин бизәндем, чәчләрне ясаттым, подъездга чыгып бастым, чәчәкләр, ресторан, комплиментлар көтәм… Егетем килеп керде, спорт киемнәреннән, ниндидер ис килә. Үбеп алды, пакет суза, кара, ди. Кәгазьләрне сүтеп карасам – 3 литрлы канистра белән бензин килеп чыкты. Мин түзеп тора алмадым, битенә чалтыраттым да кереп киттем. Аннары без аерылыштык.

Кияүгә чыгарга әзерләнгән Катяга иптәш кызлары «ашыкма» дигән. Әмма ул аларны тыңламый. Шуннан иптәш кызлары, үзенә күрсәтмичә генә, ачкыч дубликатлары ясата, фатирына кереп, 8 Мартка квест бүләк итә.

– Мин матурлык салоныннан кайтып керүгә, кызлар каршыга йөгереп килделәр, ачуланмавымны сорадылар, без сиңа «ир белән яшәүнең бер көне» дигән квест бүләк итәбез, диделәр, – дип сөйләгән Катя. Ул бүлмәдә ир булу «эзләрен» табарга тиеш була – ташлап калдыралган сыңар носкилар, одеколон исе килеп торган мендәр, җыелмаган урын-җыр, ачык килеш калган теш пастасы, күтәрелеп калган «стульчак», башка шундый әйберләр… Квестны үтәп бетергәч, кызлар шампанский салды да: «Озакламый бу синең көндәлек тормышың булачак», – диделәр. Кияүгә чыгуга каршы моннан да көчлерәк реклама була алмыйдыр, – дип сөйләгән Катя.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100