"Бу булачак педагог микән?" Арча кибетеннән виски урлап алып чыгучы егет кем?
Вконтакте сайтындагы "Подслушано. Арск" төркеменә "Тайдтфойл" кибетендәгеге күзәтү камерасы язмасын урнаштырганнар.

"Йөзе барыбер күренми бит. Гадәттә, анда педколледж студентлары азык-төлек сатып ала, бу, мөгаен, булачак педагогтыр!"
"Полициягә хәбәр итәргә кирәк, эзләсеннәр."
"Ә сакчыларга ни өчен акча түлисез соң? Кеше сөйләгән һәм гайбәт тараткан өченме?"
"Монда камера куйдың ни, куймадың ни?" - дип үз фикерләрен язганнар видеоны караучылар.