Азнакай районының Чалпы авылында туып үскән Баһавиев Сиринат Әзһәм улы махсус операциядә батырларча һәлак булган. Ул, Оборона министрлыгы белән килешү төзеп, махсүс хәрби операция зонасында, алгы сызыкта хезмәт иткән була. Бу хакта Чалпы авылының «ВКонтакте» төркемендә хәбәр итәләр.
Әнисе Фирдәвия Салих кызының, балаларының, туганнарының, тирә-күршеләрнең авыр кайгысын уртаклашабыз. Сиринатның авыр туфрагы җиңел, караңгы гүрләре якты, урыны җәннәтләрнең түрендә булсын.
Бу – бер Фирдәвия апаның, туганнарының кайгысы түгел. Бөтен район, авыл халкының олы кайгысы, зур югалту.
«Тыныч йокла, батыр солдат, син бит илебезнең, халкыбызның тынычлыгы өчен вафат булдың. Сиринатны җирләү әлегә билгесез. Алып кайтуларын хәбәр итәрбез», – диелә Чалпы авылы җирлеге ветераннар оешмасы хәбәрендә. «Әй Аллам, кайчан туктар икән аналарның кайнар күз яшьләре коелу? Сиринатнын урыннары оҗмах түрендә булсын, сөаль-сорауларга җиңел генә бирергз язсын инде. Әмиин»;
«Урыны оҗмахта булсын Сиринатның... Фирдәвия апаның, туганнарының кайгысын уртаклашам»;
Сиринат яшьти, авыр туфрагың жинел булсын! Бәләкәй чакта садикта бергә йөргән идек бер группада. Тыныч йокла, авыр туфрагың җиңел булсын, дустым»;
«Сиринат, урының оҗмахта, җәннәт капкалары ачык, рухларың шат булсын. Изге җаннардан бул», – дип комментарийлар язганнар.