«Бу – беренче тапкыр, аларны бик тә күрәсем килә»: балаларын кыйнаган әни сак астында
Кызларын өчесен дә хастаханәгә алып киткәрлек итеп кыйнаган Казанда яшәүче ханым 29 сентябрьдә төрмәгә озатылды.
Казанның Авиатөзелеш суды Гүзәлия Гайнуллинаны үз балаларын газаплаган өчен 2 айга кулга алды. 32 яшьлек ханымның судта үзен ничек тотуы һәм аның бу гамәленең сәбәпләре турында – «Татар-информ»да Дмитрий Шатров репортажында.
Полиция һәм медикларны әтисе чакырган
Казанның Авиатөзелеш судында Гүзәлия Гайнуллинаны 2 айга кулга алдылар. Хатын, иреннән үч алырга теләп, 3 кечкенә кызын кыйнаган. Хәзер аны «балаларны газаплау һәм аларны тәрбияләүдә бурычларын үтәмәү» турындагы маддәләр буенча хөкем итәчәкләр.
«Татар-информ» бу коточкыч тарихны язып чыккан иде. Казан хастаханәләренең берсенә 27 сентябрь көнне 12, 4 яшьлек һәм 9 айлык өч кыз бала китерелә. Аларның тәннәрендә сыдырылган урыннар һәм җиңелчә җәрәхәтләр була. Өч баланы да хастаханәгә салалар, хәлләрен канәгатьләнерлек, дип табалар.
Эшкә шунда ук хокук саклау органнары хезмәткәрләре кушыла. Алар балаларның ничек җәрәхәтләнүен ачыклый башлый. Соңрак билгеле булганча, Татарстан буенча Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан. Тикшерүчеләр дәгъва һәм сорауларны кызларның әнисенә юллый.
«Тикшерү версиясе буенча, 32 яшьлек ханым Авиатөзелеш районындагы йортларның берсендә исерек хәлдә балаларга суккан», – дип сөйләде Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
«Татар-информ» га билгеле булганча, ханым 2 кече кызын кыйный, ә олы кызын әлеге хәлләрне видеога төшерергә мәҗбүр итә.
Соңрак олы кыз әтисе белән элемтәгә керә һәм аңа барысын да сөйли. Бу вакытта ир-ат эштә була. Ул өенә кайта, вакыйга урынына полиция хезмәткәрләрен һәм табибларны чакыра.
«Судтан мине балаларым янына җибәрүләрен сораячакмын»
Судка берничә сәгать кала, Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинның Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга әлеге җинаять эшен тикшерү турында хәбәр итәргә кушуы билгеле булды.
Мондый эшләр бүген махсус контроль астында. Александр Бастрыкин Тикшерү комитеты өчен социаль яктан зәгыйфь гражданнарның, беренче чиратта балаларның хокукларын яклау аеруча мөһимлеген бер генә тапкыр белдермәде. Һәм балигъ булмаган балаларга карата теләсә нинди көч куллануга каршы Тикшерү комитеты гражданлык җәмгыяте институтлары белән бергә көрәшә.
29 сентябрь көнне иртәнге сәгать 10да Казанның Авиатөзелеш суды Гайнуллина өчен җәза чарасы сайлый башлады. Журналистларны процесска кертмәделәр, чөнки эштә балигъ булмаганнар турында мәгълүмат бирелә. Ләкин якларның фикер алышулары тәмамланганнан соң, судья массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә карарны игълан итүдә катнашырга рөхсәт итте.
Утырыш алдыннан Гүзәлия Гайнуллина елап җибәрде, журналистларга кылган гамәле өчен үкенүен әйтте. Ул барлык якыннары һәм балалары алдында гафу үтенүен белдерде. Соңгы мизгелгә кадәр ул, суд аны өй арестына җибәрер, һәм балалар белән очраша алырмын, дип ышанган.
«Бу – беренче тапкыр иде, минем белән беркайчан да андый хәл булганы булмады. Тормыш шартлары шул чиккә җиткерде. Судтан мине балаларыма җибәрүләрен сораячакмын. Балаларым белән бар да яхшы булуына мин бик шат. Кадерле балаларымнан мин инде гафу үтендем, алар белән күрешергә телим. Мин аларны бик яратуымны әйтәчәкмен», – диде ул журналистларга.
Шуңа да карамастан, Казанның Авиатөзелеш суды Гүзәлия Гайнуллинаны кулга алды һәм 2 айга СИЗОга җибәрде.