Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әле тумаган да балалар нинди концертта катнаша ала? «Балалар Премиясе»ндә!

23 гыйнвар көнне УНИКС концертлар залында ТМТВ телеканалының балалар өчен беренче музыкаль премиясе оештырылды. «Балалар Премиясе»ндә лауреатлар бүләкләнде һәм татар эстрадасы артистлары белән балалар катнашында концерт узды.

news_top_970_100
Әле тумаган да балалар нинди концертта катнаша ала? «Балалар Премиясе»ндә!
Салават Камалетдинов

«Балалар Премиясе» лауреатлары атна саен ТМТВ телеканалында чыккан «Балалы Солянка» тапшыруында катнашучылар арасыннан сайланган. Татар җырларын, биюләрен, уен коралларында татар халык көйләрен башкарган уналты яшькә кадәрге балалар лауреат булырга көч сынашкан. Алар өчен «Балалы солянка»да тамашачы тавышын биргән.

«Ел саен «Балалы солянка» концертын уздыра идек, җырчылар үз балалары белән җырлый иде, быел без башка төрле форматта оештырырга булдык. Балалар белән җырлый торган җырчылар ел саен артып тормый, алар әз. Ел саен бер үк составны чыгарып торсак, халыкка кызык булмый. Шуңа күрә, без яңа балаларны күрсәтергә булдык», — диде «Барс-рекордс» компаниясенең үсеш һәм инновацияләр буенча директоры Динә Гәрәева. — Бик сәләтле кызлар, егетләр бар. Ул балалар үзләреннән олырак җырчылар белән бертигез җырлый алалар. Без моны репетицияләр вакытында күрдек».

Шулай ук ул әлеге премиягә лаек булу өчен бары тик «Балалы Солянка» проектына үз видеоңны җибәрергә кирәк икәнен әйтте.

Аның сүзләренчә, 2020 елда «Балалы Солянка» проектында якынча йөздән артык кеше катнашкан. Катнашучылар арасында Удмуртия, Башкортстан, Киров өлкәсе балалары да булган.

Динә Гәрәева киләчәккә планнары белән дә бүлеште. «Бәлки җырга бәйле аерым балалар телевидениесе ачып җибәрербез, бәлки ул YouTube каналы булыр. Хәзерге вакытта андый фикерләр дә бар», — диде ул.

«Мул уңыш алыйм дисәң…»

«Балалар Премиясе» башланганчы ук балаларга бәйрәм оештырылды, фойеда аниматорлар аларның күңелен ачты.

Бәйрәм УНИКС концертлар залында лауреатларны бүләкләү тантанасыннан башланды. Алар сәхнә буйлап җәелгән кызыл келәмнән узды. Бүләккә сын, диплом, төрле сертификатлар, партнерлардан бүләкләр бирелде.

Бүләкләнгән балаларны игълан иткәндә аларның башка күпсанлы бәйгеләрдә яулаган җиңүләре дә әйтелде.

«Балалар премиясе» лауреатлары: Җәмилә Әсәдуллина, Айза Галиева, Милина Хәйруллина, Азалия Хәйруллина, Раяна Миңнегалиева, «Веснушки» вокаль ансамбле, Лерия Гәйфетдинова, Раяна Ибатуллина, Карина Нәбиуллина, Аслан Миргаязов, Амелия Феофанова, Наилә Славина, Азалия Яфясова, Әминә Әхмәтҗанова, Зәлия Зиннурова.

Балалар келәмгә әти-әниләре, вокал укытучылары, абый-апалары, сеңелләре, дәү әниләре белән бергә чыкты.

Раяна Миңнегалиева келәмнән әнисе җырчы Ильвина белән узды. Ул балаларны премиягә лаек булулары белән котлады һәм әти-әниләргә вакытында балаларының талантларын күреп, шундый зур сәхнәгә чыгарга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтен белдерде.

«Веснушки» вокаль ансамбле кызыл келәм буйлап «Веснушки» иҗат студиясе җитәкчесе, җырчы Чәчкә белән бергә атлады. Чәчкә сәхнәдән балаларга бирелгән шушы мөмкинлек өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм аның янына укучысы, тагын бер лауреат Лерия Гәйфетдинова чыкты.

Җырчы Альбина Апанаева Киров өлкәсеннән килгән Карина Нәбиуллинаның укытучысы булып чыкты. Җырчы Киров өлкәсеннән Каринаны атнага ике тапкыр аның янына вокал дәресләренә алып килүче әти-әнисенә рәхмәтле булуын әйтте.

Зәлия Зиннурованың әтисе Зөлфәт Зиннуров та кызы белән кызыл келәмгә чыкты. «Мул уңыш, татлы җимеш алыйм дисәң, аны орлыгын утыртканнан бирле һәрдаим хезмәт куеп, тәрбияләп үстерергә кирәк. Безнең балаларыбыз да шулай. Нәкъ шулай ук зур көч куеп, зур тәрбия биреп эшләргә кирәк. ТМТВ каналына балаларда зур кызыксындыру уяткан өчен рәхмәт әйтәсем килә. Бу аларга киләчәктә татар телен өйрәнергә зур стимул бирә һәм татар баласы булу зур горурлык икәнен аңлата», — диде Зөлфәт Зиннуров.

«Киләчәктә безнең балалар татар җырларын яратып, татар сәнгатенә гашыйк булып үссеннәр иде»

Кызыл келәм сәхнәдән җыелды, концерт программасы башланды. «Балалар Премиясе»н Рамил Шәрәпов һәм лауретлар Зәлия Зиннурова, Әминә Әхмәтҗанова, Аслан Миргаязов алып барды.

Чыгышларны һава гимнастлары башлады. Аннан соң Лерия укытучысы Чәчкә белән «Матур дөнья» җырын башкарды. Җәмилә Әсәдуллина һәм Илнат Фәрхуллин «Яшьлек язым» җыры белән чыгыш ясады. Илнар Миранов дуэтны Амелия Феофанова белән башкарды. Амелия «Зәңгәр томан» җырының уртасында саксофонда да уйнап күрсәтте.

Сәхнәгә лауреатлар чыгышлары арасында татар эстрадасы артистлары үзләренең балалары белән чыкты. Ләйсән Гыймаева кызы Таңсылу белән Зөлфия Минһаҗева репертуарыннан «Тәрәзәләр» җырын башкарды. Аннан соң Зөлфия Минһаҗеваның «Әнием җаным» җыры яңгырады, аны Айза Галиева җырлады.

Милина Хәйруллинаны бүләкләгәндә Рамил Шәрәпов: «Аның нәселе танылган мәшһүр композиторобыз Салих Сәйдәшевка барып тоташа», — диде. Милина Раяз Фасыйхов белән «Алма кебек кызарма» җырын башкарды. Алардан соң сәхнәгә «Игелек таифәсе» җыры белән Азалия Хәйруллина һәм Алинә Шәрипҗанова чыкты.

Җырчы Ильвинаның кызы Раяна Миңнегалиева: «Биибез хип-хоп, төшерәбез Тик-ток», — дип заманча җырын башкарды. Татар телендә әле мондый стильдәге җыр ишеткәнем юк иде.

Данир Сабиров башта «Талларым» җырын үзе генә башкарды. Икенче җыр вакытында аның кызы Мәрьям биюче Сергей Казаков белән тамашачыларга бию бүләк итте. Шаян номерлары, күңелле җырлары белән танылган Данир Сабировның моңсу җыр башкарганын беренче тапкыр ишеттем. Ул Фирзәр Мортазинның «Язлар килә, язлар» җырын җырлады. Данир Сабировка мондый җырлар башкару да бик килешә икән. Күңел кылларын тибрәтерлек номер булды ул.

Иркә «Балалар Премиясе» алып баручысы Аслан Миргаязов белән «Тормыш җилләре» җырын җырлады. Тәнәфестә Иркә белән аралашып алдык.

Иркә, моңа хәтле балалар белән дуэт җырлаганыгыз бар идеме?

Үземнең кызлар белән җырлаган булды, тик бу балаларныкына караганда аларның талантлары әзрәк, шуңа күрә мин быел башка балалар белән чыгыш ясавыма бик шатмын, миңа ошый.

Әлеге проектны ничек бәялисез?

Үзем кечкенә чактан «Айгөл» ансамблен карап үстем, бик каты кызыга идем, аларга карап җырчы буласым килә иде. Монда да шундый әйбер тусын иде. Киләчәктә безнең балалар татар җырларын яратып, татар сәнгатенә гашыйк булып үссеннәр иде.

Балалар белән дуэт җырлауның нинди үзенчәлекләре бар?

Миңа үземә бу концертта уңыш елмайды дип әйтсәк була, чөнки Аслан шул хәтле үткен, талантлы. Миңа авыр булмады. Без биемәдек, бары тик ялт иттереп җырны гына башкардык. Ул дулкынланмады, курыкмады, Аслан сәхнәдә үзен бик иркен хис итә. Миңа аның белән җырларга рәхәт булды, сәхнәдә ул миңа энергия бирде. Аны күргәннән соң миндә дулкынлану хисе бетте.

Иркә тарафыннан макталган Аслан — «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязовның кече улы.

Концертта әле тумаган балалар да катнашты

Икенче бүлекне Илназ Баһ башлап җибәрде. Җырын җырлап бетергәч, «Чит балалар белән җырлап булмас, үземнекеләр дә җитәрлек», — дип сәхнәгә өч малаен һәм хатыны Гүзәл Идрисованы чакырды ул. Алар музыка уен коралларында уйнады.

Концерт чыгышларын «Веснушки» вокаль ансамбле дәвам итте. Аннары Раяна Ибатуллина һәм Лэйна «Малай на белом Барсе»ны җырлады. Аннан соң сәхнәгә Карина Нәбиуллина чыкты, ул туган як турында җыр башкарды. Шулай ук концертта Алла Духованың «TODES» студия-мәктәбенең чыгышы булды.

Наилә Славина белән Гүзәлем «Бас әле» җырын җырлады, «Сәйдәш» бию ансамбле белән берлектә алар җырлы, биюле матур номер күрсәтте. Салават Миңнеханов бу номерда клиптагыча биюче ролендә булды. Соңыннан алар Гүзәлем белән әле берничә көн элек кенә чыккан «Киләм, киләм» җырын башкарды.

Әминә Әхмәтҗанова һәм Эльмира Кәлимуллина «Өмет йолдызы» җыры белән чыгыш ясады. Алардан соң Ризат Рамазанов кызы Айгизә белән «Син диеп» җырын җырлады. Айгизә сәхнә артына кереп киткәч, Ризат: «Монда балалар белән генә чыгарга ярый, шуңа икенче баламны чакырам», — дип, бәби көткән Зинираны чакырды.

Филүс Каһиров белән Азалия Яфясова «Киек каз юллары» җырын җырлады. Алар иң көчле алкышларны җыйган дуэт булды. Азалиядә тумыштан балалар церебраль параличы, күзләрендә дә проблемалар бар. Ул сәхнәдә үзен чын артистларча тотты, көчле тавышы белән тамашачыларны таң калдырды.

Концерт азагында Зәйнәп Фәрхетдинова улы Акбулат белән «Мелодия» җырын башкарды. 

«Балалар Премиясе» финалында барлык тамашачы балалар да сәхнәгә чакырылды. Алар нәни тавышлары белән «Сәхнәгәә!» дип шатланып менеп киттеләр һәм бергәләп ТМТВ гимнын җырладылар.

Концертта чыгыш ясаган балалар сәхнәдә үзләрен бик иркен тотты, матур тавышлары белән тамашачыларны шатландырды, сокландырды. Залдагы балалар да аларга кушылып җырлап утырды. Тамашачылар концертны ошаттык дип әйтте, соң тәмамлангангадыр, балалар бераз арыган иде, тик кәефләре күтәренке күренде.



Галерея: «Балалар премиясе» музыкаль бүләген тапшыру тантанасыннан фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100