Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу бала шәрә йөри» – Ильмира Нәгыймова җылы яктан ни дәрәҗәдә кызынып кайтканын күрсәтте

news_top_970_100
«Бу бала шәрә йөри» – Ильмира Нәгыймова җылы яктан ни дәрәҗәдә кызынып кайтканын күрсәтте
Фото: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Ильмира Нәгыймова сеңлесе һәм балалары белән Төркиядә ял итеп кайтты. Ялга барып җиткәч тә, «кызынмаган килеш сториска чыкмыйм» дигән иде, әмма күңелле мизгелләрне күрсәтеп бару теләге көчлерәк булып чыкты. Җырчы язылучылары «алдында» кызынып бетте.

Җырчы Казанга кайткач, ни дәрәҗәдә кызынганын күрсәтү өчен, ачык киемнән фотога төшкән. Аның виртуаль дуслары фотога төшерүченең кем икәнен шәүләсеннән таныган, шундый игътибарлы кешеләр бар ки, алар, «шәүлә» кигән күзлек Марат Яруллинныкы, дип язган.

Әлбәттә, мондый фотоларга комментарийлар язучылар 2 төркемгә бүленә. Кемдер матурлыкка соклана, кемдер гаеп эзли, әхлаклы булырга чакыра. Шушы ике төркем үзара ызгышка кадәр барып җитә.

«Бу бала гел шәрә йөри инде. Аллаһ Тәгалә бар дип тә белми, азрак тыйнак булырга кирәк инде. Чишенүнең урынын белергә тиеш бит инде аңлы кешеләр. Шаккатырам дип кыланырга тиеш түгел;

«Ул абыстай түгел бит, чүпрәккә төренергә. Бик матур»;

«Мондый буй-сының булганда, ә нишләп әле, юк? Матур ул!»;

«Ник бәйләнәсез соң сез? Ул бит яшь, хиджаб кимәгән. Матур костюм, буй-сыны шәп. Кияүгә дә чыгасы бар. Гомер уза ул, ябык күлмәк кияр вакыты да җитәр. Һаман гаеп табып утыру – үзе гөнаһ, үзегезне белегез!»;

«Булдырасың, матуркай! Барысының да йөрәген яндырып йөр»;

«Болай кыланып төшүе татар хатын-кызларына килешми. Оят инде барыбер. Костюмына каян заказ бирде икән?» – кебек комментарийлар калдырган халык.

Фото: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 1 июнь 2024
    Исемсез
    Тушлэрен ордерэлэрдэ, матурмын дип фотога тошэлэр. Тэкэ янчыгы кебек булгвн вакытта кукрэклэрен нигэ чишенмэден? Кемнедер узенчэ учеклисенме? Арбадан тоштен инде, сине узен кебеклэр генэ мактый.
  • 31 май 2024
    Исемсез
    Силикон кукерэклэре хэм тутырма иреннэре карангы авыллыгын курсэтэ .
  • 30 май 2024
    Исемсез
    Ике бала анасы култык асларын күрсәтеп фотога төшкән. Ире белән нигә аерылулары аңлашыла хәзер. Эчке матурлыгы юклыгы әллә кайдан күренеп тора.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100