Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу авырудан шифасы — аспирин, вакцина, имбир, сарымсак түгел…»

Бу зәхмәт бөтен кешене өйләренә куып кертте, шунда да нишләргә белми аптырыйбыз. Ә бәлки ни эшләргә түгел, утырып уйларга вакыттыр кешелек дөньясына? Бу хакта уй-фикерләре белән Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллин уртаклашты.

news_top_970_100
«Бу авырудан шифасы — аспирин, вакцина, имбир, сарымсак түгел…»
https://pixabay.com/ru

«Ашау-эчү турында гына түгел, рухи азык хакында фикерләп карыйк»

Бисмиллаһирахманиррахим!

Дөньяга афәт килде, авыру килде, кайдан килде, ни сәбәпле, шифасын кайдан табарга? Бөтен кешелек дөньясы шул хакта уйлый, баш вата. Галимнәр вакцинасын эзләгән вакытта, берәүләр сарымсак, икенчеләр имбир ашарга тәкъдим итә, өченчеләр икесен бергә кушсаң, бал да өстәсәң, дәва була, ди. Христианнар икона үбә, мөселманнар дога кыла. Инде Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримнең «Бакара» сүрәсендә (154нче аять): «Сез Аллаһ юлында шәһит киткәннәрне үлеләр дип уйламагыз, бәлки алар Аллаһ каршында исәннәрдер, сез генә аны сизмисездер», — ди. Өйдә утырабыз икән, әйдәгез, ашау-эчү турында гына түгел, рухи азык хакында фикерләп карыйк.

Аллаһы Тәгалә әйтә: «Сез сизмисез, белмисез», — ди. Кемнәр сизми, белми торган халәттә? Әлбәттә, үлеләр. Без исәнме соң, кешелек дөньясы сәламәтме? Әйе, ашыйбыз, эчәбез, үрчибез. Ләкин моны хайваннар да башкара. Әмма хайваннар, кешеләрдән аермалы буларак, суыткычларга ризык, базларына алтын-көмеш акча тутырмый, ә Аллаһы Тәгалә ризыксыз калдырмасына инана, бәлки шуңа да эпидемия аларга кагылмый.

«Кешегә җир җитмиме?»

Без исәнме бүген? Исән, сәламәт акыллы кешеләр кешеләрне үтереп, Җир шары буйлап кан коеп йөриме?! Һәм дә моңа риза булып, кәеф-сафа корып, кәмит уйнап, футбол карап, читлектә адәм белән адәм сугышканына хозурланып утырамы? Һиндстанда үтерәләр, Кытайда, Мьянмада үтерәләр, Сириядә күнегүләр үткәрәләр, Украинада җир бүлешәләр… Җир җитмиме кешегә? Менә хәзер җитә: үзеңнең фатирың, үзеңнең дөньяң башта рәткә китер, Җир шарын тәртипкә салырга кирәк түгел.

Безнең ни хакыбыз бар үзеңнеке булмаганны бүлгәләп йөрергә?! Җир шарын без яралттыкмы, без бар иттекме? Юк! Аны Аллаһы Тәгалә бар итте. Ул яралтты. Кешелек дөньясына җитәрлек итеп яшәү өчен дә, ризыкланыр өчен дә. Җир синеке-минеке, урысныкы-американныкы… түгел, ул — Аллаһныкы! Шул җирдә төзегән йортларың, гыйбадәтханәләрең, утырткан бакчаларың, иген кырларың — синеке, сакла, дәвам ит, шатлан, уртаклаш!

Без исәнме бүген?! Исән кеше үлем коралы уйлап табамы? Хәләл акчасын балалары киләчәгенә сарыф итмичә, кеше үтерү коралына исраф итәме?

Бу авыруны да Аллаһы Тәгаләдән дип әйтүчеләр ялган сөйли. Бөтен явызлык — шайтаннан һәм аның иярченнәре — әхлаксыз бәндәләрдән. Бу вирусларны да шул бәндәләр булдырып, кулларыннан ычкындырган афәт бу. Һәм беренче түгел, соңгысы да түгелдер.

«Шифа белән яшәргә кирәк»

Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйтә: «Явыз кеше — әшәке галимдер», — ди. Ә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Яхшылыгыз да үзегез өчен, явызлыгыгыз да үзегезгә», — ди. Аллаһы Тәгаләдән шифалар сорап, догалар кылабыз, иконалар үбәләр — бик күркәм гамәл. Вә ләкин дога тәүбәсез кабул кылынамы? Христианнар Гайсә (г.с.)не кешеләрнең гөнаһларын үз өстенә алып дар агачына менгән, дип инана һәм аның икенче тапкыр кайтуын көтәләр. Ни өчен? Тагын сезнең гөнаһларны үз өстенә алсын өченме?

Әгәр Илаһны кешелек дөньясының моңарчы булган гөнаһларын ярлыкавына инангансыз икән, ни өчен 2020 ел буена шул ук гөнаһларны ишәйтеп кабатлыйсыз? Гыйбрәт кайда? Тәүбә кайда? Итәгать кайда? Инану кайда? Аллаһы Тәгалә әйтә: «Җир йөзенә авыру төшергәнче, Мин аның шифасын иңдердем», — ди. Ә шифасы кайда? Шифасы — Коръәндә. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Мин Коръәндә мөэминнәр өчен шифа вә рәхмәт иңдердем», — ди.

Әгәр дә без шифасы белән яшәсәк, авыру килмәячәк бит. Гади генә. Шифа белән яшәргә кирәк. Әхлак белән, гыйлем белән, аң-фикер белән гыйбадәттә, татулыкта. Дога кылабыз, Аллаһы Тәгаләдән бәхет-шатлык сорыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа бер капчык бәхет иңдерәмени? Юк! Ул сиңа бәхетле булып яшәргә бөтен мөмкинлекләрне биргән. Кыюлык сорасаң, сиңа бер капчык кыюлык иңдерәмени? Юк! Ул синең табигатеңдә булган кыюлыкны иман юлында күрсәтергә мөмкинлек биргән — тәвәккәллә! Аллаһы Тәгаләдән мәхәббәт сорыйбыз. Аллаһы Тәгалә күңелеңдәге мәхәббәт чишмәсен ачу мөмкинлеге биргән — сафлан!

«Бу авырудан шифасы — аспирин, вакцина, имбир, сарымсак түгел…»

Адәм (г.с.) грипптан үлмәгән бит. Әюп (г.с.)гә чир шайтаннан килгән, ә шифа Илаһтан. Бүген кешелек дөньясына килгән хаста да — кешелек дөньясына исәнме без, юкмы, Әюп (г.с.) кебек җиргә нык итеп басып гыйбадәт юлына баса алабызмы, юкмы — шуннан. Тере үлекләр генә кан коя, үлекләр генә меңләгән ач баланы күрмичә, ризыкны җиргә күмә, үлекләр генә туганны туган, дус итеп белми. Үлекләр генә малдан туймый.

Мөгаен, Аллаһы Тәгаләгә Сириядә яралардан үләр алдыннан — Мин сезнең хакта барысын да Аллаһы Тәгаләгә сөйлим — дигән сүзе барып җиткәндер. Һәм меңләгән ач-ялангач балаларның догасы барып ирешкәндер. Һәм бу авырудан шифасы — аспирин, вакцина, имбир, сарымсак түгел, ә тынычлык, татулык, туганлык. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Мин сезне халыклар итеп яралттым, бер-берегезне аңлар өчен», — ди. Бер-берегезне аулар өчен, дими.

Утырып уйлар уйларга вакыт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100