Якындагы көннәрдә Татарстанда тотрыклы кышкы һава торышы урнаша башлаячак. Ике тапкыр кар яву, атмосфера басымы үзгәрү һәм сизелерлек суыту көтелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов сөйләде.
Белгеч сүзләренчә, көньяк Балкан циклоны кар рәвешендә явым-төшемнәр китерәчәк. Сишәмбедән чәршәмбегә каршы төндә урыны белән юеш кар яварга мөмкин.
«Киләсе кар яву пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә фаразлана. Бу вакыт эчендә 5–7 сантиметрга кадәр кар яварга мөмкин. Республикада инде эреп бетмәячәк кар катламы барлыкка киләчәк», – дип билгеләп үткән белгеч.
Шувалов сүзләренчә, атна башында көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 0 градус тирәсендә булачак. Әмма атна ахырына термометр баганалары -3..-6 градуска кадәр төшәчәк. Көчәйгәндә тизлеге секундына 12–14 метрга җитәчәк көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш җиле аркасында һава торышы тагын да салкынрак тоелачак. Һава температурасы якынча -11..-12 градус кебек сизеләчәк.
Белгеч сүзләренчә, атна дәвамында атмосфера басымы тотрыксыз була: сишәмбе көнне ул 740 мм терекөмеш баганасына кадәр төшә, аннары яңадан күтәрелә башлый. Атна ахырына басым арта, диелә хәбәрдә.