
Бу атнада озакка сузылган һәм көчле магнит давыллары көтелә
Фаразлар буенча 22 апрель киченнән уртача көчлелектәге магнит давылы башлана. Төнгә таба 5 баллга кадәр күтәреләчәк, дип яза «Комсомольская правда» сайты.
23-24 апрельдә магнит давылы бик югары дәрәҗәдә булачак. Шимбә-якшәмбе, 26-27 апрельдә генә, фаразлар «яшел» төс күрсәтә. Дулап алган магнит сферасы ялга китә.
Магнит давыллары сәламәтлеккә тәэсир итәме?
Бәйрәм көннәре һәм җылы көннәр кешенең магнит давылларына сизгерлеген киметә. Хәлсезләнгән, хроник авырулары булган кешеләр магнит давылларыннан ныграк бетеренә. Бу очракта психологик фактор да йогынты ясый.
Дача һәм бакча эшләре исә, калган ысулларга караганда, магнит давылларыннан яхшырак саклый. Шулай да табиблар язылган даруларны вакытында эчәргә һәм режим сакларга киңәш итә. Атмосфера басымы уйнау магнит давылларына караганда ныграк тәэсир итә.