news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бу атнада кыскартылган эш көне була

news_top

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, 3 ноябрь, сишәмбе көнне эш көне бер сәгатькә кыскарачак. Бу хакта ТАСС агентлыгына Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб сөйләгән.

Депутат сүзләренчә, бу – 2026 елда соңгы кыскартылган эш көне.

«2026 елда эшләүче кешеләрне бары тик бер кыскартылган эш көне көтә – 3 ноябрь. Ул Халыклар бердәмлеге көне алдыннан булачак. Эш көне бер сәгатькә кыскара», – дип билгеләп үткән Бессараб.

Ул шулай ук бәйрәм көннәрендә эш вакытының кыскартылуы һәм өстәмә ял көннәре оклад алып эшләүчеләрнең хезмәт хакы күләменә йогынты ясамаячагын аңлаткан. Мондый очракларда хезмәт хакы тулы күләмдә түләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар